Биографиясе

1899 елның 29 мае – 1974 елның 11 марты, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1926), А.П.Смирнов Археология институтында эшли, 1957 елдан скиф-сармат археологиясе секторы мөдире, СССР Фәннәр академиясе Матди мәдәният тарихы институты директоры урынбасары. Бер үк вакытта, 1951 елдан, Дәүләт Тарих музее (Мәскәү) директоры урынбасары һәм Мәскәү университеты профессоры.

1933–1937 елларда А.П.Смирнов Суар шәһәрлеген казу эшләренә җитәкчелек итә.

1938–1949 елларда СССР Фәннәр академиясе Матди мәдәният тарихы институтының Смирнов җитәкчелегендәге экспедициясе тарафыннан Болгар шәһәрлегендә археология казу эшләре уздырыла.

Бөек Ватан сугышы башыннан 1942 елның февраленә кадәр Мәскәү халык ополчениесендә катнаша. 1942–1944 елларда СССРдагы мәдәният истәлекләренә немец-фашист илбасарлары китергән зыянны ачыклау буенча СССР Фәннәр академиясенең Махсус эш йөкләнгән экспедициясендә эшли.

1946–1957 елларда А.П.Смирнов, Куйбышев археология экспедициясе җитәкчесе буларак, Куйбышев сусаклагычының су басу зонасындагы тарихи истәлекләрне коткаруда катнаша.

1957–1969 елларда Идел буе археология экспедициясе җитәкчеләреннән берсе була, Идел буендагы Алтын Урда шәһәрләрен өйрәнү белән шөгыльләнә.

Идел буе Болгар дәүләте тарихын өйрүнүе

А.П.Смирнов Идел буе болгарларының социаль-икътисади һәм сәяси тарихын тикшерүгә, шулай ук Идел буе Болгар дәүләте историографиясенә зур өлеш кертә.

Аның тарафыннан беренче булып Идел буе Болгар дәүләте территориясен билгеләүгә, аның иҗтимагый-икътисади төзелешенә, болгарларда һөнәрчелек, сәүдә, шәһәрләр, хәрби эшнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле бик тә мөһим мәсьәләләр игътибар үзәгенә алына.

Смирнов хезмәтләрендә күтәрелгән болгар керамикасын һәм хезмәт коралларын классификацияләү принципларына нисбәтле күп кенә нигезләмәләр, тимерчелек, металлургия, зәркәнчелек үсеше мәсьәләләре хәзерге заман археологлары һәм тарихчылары хезмәтләрендә алга таба үстерелә.

Смирнов эшчәнлегендә археология истәлекләрне саклау проблемасы зур урын били: аның актив булышлыгы белән 1969 елда Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгы оештырыла.

Хезмәтләре скифлар, Идел болгарлары тарихы һәм мәдәниятенә, Урта Идел буе, Урал алды һәм Урал халыкларының борынгы һәм урта гасырлар тарихын өйрәнүгә карый.

Бүләге

А.П.Смирнов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Древняя история чувашского народа (до монгольского завоевания). Чебоксары, 1948.

Волжские булгары // Тр. Гос. ист. музея. 1951. Вып. 19.

Очерки древней и средневековой истории народов Среднего Поволжья и Прикамья // Материалы и исслед. по археологии СССР. 1952. № 28.

Скифы. М., 1966.

Әдәбият

Научное наследие А.П.Смирнова и современные проблемы археологии Волго-Камья: сборник тезисов докладов конференции, посвященной 100-летию со дня рождения А.П.Смирнова. М., 1999.

Овчинников А.В. Древняя и средневековая история Волго-Уралья в трудах советских ученых: А.П.Смирнов. Казань, 2008.

Автор – А.В.Овчинников