Урнашуы

Кама елгасының сулъяк ярында, федераль әһәмияткә ия Казан – Оренбург автомобиль юлы буенда, Казан тимер юл станциясеннән 108 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

2002 елда поселок янында Кама елгасы аша зур автомобиль күпере салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Лаеш өязенең Алексеев волосте үзәге. 1920 елдан –ТАССРның Лаеш, 1922 елдан Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алексеевск районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Чистай районында, 1964 елның 4 мартыннан янәдән район үзәге, 1965 елның 17 июненнән шәһәр тибындагы поселок.

Тарихы

Алексеевск поселогына XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Воскресенский исеме белән дә билгеле.

1710–1712 елларда Казан һәм Әстерхан губернаторы П.А.Апраксин Алексеевск авылын майор А.И.Змиевтан сатып ала. Соңыннан авыл, алпавыт А.Н. һәм П.А. Демидовларга, 1770 еллардан – полковник, хакыйкый статский советник, император сарае камердинеры А.И.Сахаровка һәм аның варислары – Сахаровларга һәм кенәзләр Порюс-Визапурскийларга карамагында.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1780–1790 елларда А.И.Сахаров авыл территориясендә постау (армияне тәэмин итә), тукыма, канат фабрикалары, сабын кайнату, шәм, кирпеч, сарык һәм ат заводлары оештыра (предприятиеләрдә 600 артык крәстиян эшли; крепостнойлык хокукы бетерелгәч, ябылалар).

1713 елда Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты Алексий һәм изге Николай Чудотворец хөрмәтенә приделлы беренче агач Воскресение чиркәве төзелә, 1754 елда таштан яңадан салына, 1826–1840 елларда аның урынында А.И.Сахаров һәм җирле халык акчасына өч престоллы яңа җылы таш храм төзелә (1938 елда ябыла, 1950 елларда җимерелә).

XIX йөз ахырында авылда 2 кәшәнә була: Ахтыр Мәрьям Ана иконасы  һәм Изге Кирилл һәм Мефодий истәлегенә. 1890 елларда халкы арасында төрле согласиедән булган 300 якын иске дин тарафдары исәпләнә.

Легендага караганда, 1816 елда Ахтыр Мәрьям Ана иконасын Ахтыр коесында юалар, шуннан бирле коедагы су тылсымлы көчкә ия була. Чиркәү ел саен 15 июльдә иконаның табылган көнен билегеләп үтә, ул көнне Алексеев поселогында хач күтәреп тантаналы йөрү оештырыла.

1948 елда авылда ике класслы чиркәү-приход училищесе ачыла, 1867 елда земство карамагына күчә. 1880 елларда училище ике сыйныф һәм укытучы бүлмәләре булган ике катлы йортта урнаша. 115 ир бала укый, шул исәптән Остолопово авылыннан. Попечителе – отставкадагы штаб-ротмистр М.М.Гаврилов, аның ярдәме белән училище каршында халык китапханәсе оештырыла.

1887 елда земство кызлар училищесе ачыла, 40 кыз бала укый. Фатирда урнаша. Дин кануннарыннан беренче укытучысы – рухани Ф.А.Петров, укытучы – В.К.Громова. 1909 елда – Ольга хезмәт сөючәнлек балалар ятимханәсе, 1912 елда Алексеев шәһәр дүрт класслы училищесе оештырыла, аның каршында китапханә эшли.

1884 елдан авылда даруханәле земство дәвалау участогы була (анда табиб, фельдшер һәм акушерка хезмәт күрсәтәләр), 1898 елда фельдшер А.П.Лабзин башлангычы белән 25 урынлы земство хастаханәсе итеп үзгәртелә. Махсус төзелгән бинада терапия, хирургия һәм бала тудыру бүлекләре урнаша.

Бу чорда халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек, вак һөнәрчелек белән шөгыльләнә.

XIX йөз ахырында – ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 4577 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл губернада өйдә җеп эрләү үзәге була. Ир-атлар читкә китеп штукатурлау һәм мич чыгару һөнәрчелеге белән шөгыльләнәләр.

Авылда балта осталары, агач эше осталары, күнчеләр, бүрекчеләр, бау ишүчеләр, түбә ябучылар, буяучылар эшли. Икмәк саталар. 10 тимерче алачыгы, су, 2 пар һәм 16 җил тегермәне, 5 ашлык киптергеч, 5 салат кайнату бинасы, берничә вак күн эшләү «заводы», Казан трактында 20 юлаучылар йорты, 4 чәйханә, 45 вак-төякләр, 2 сыра, 1 шәраб кибете була; җомга базары, почта-телеграф бүлекчәсе (1884 елдан), земство телефон станциясе (1906 елдан), язгы икмәк пристане, авыл банкы эшли.

Замандашлары авылның шәһәр характерлы булуын билгеләп үтәләр, бу авыл халкының тормыш итү рәвешендә һәм шөгыльләрендә: белем дәрәҗәсендә, киемнәрендә, таш йортлары булуда, аларны төзек хәлдә тотуларында чагыла.

Гражданнар сугышы вакытында Алексеевск поселогында Комуч (1918) һәм Колчак (1919) армиясе частьләре урнаша.

Икътисады

1918 елда авылда – «Красный Восток» совхозы, 1929 елда «Борьба» (1934 елдан Тельман исемендәге колхоз) колхозы оештырыла. 1950 елларда «Борьба» колхозы «Красный Восток» совхозы составына керә (1998–2004 елларда «Алексеевск» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

1930 еллар башыннан Алексеевск поселогында Алексеевск машина-трактор станциясе урнаша (соңыннан РТС, «Сельхозтехника» бүлекчәсе).

Авылда сәнәгать җитештерүе дә үсеш ала. 1927 елда «Ударница» артеле оештырыла, ул авылның җеп эрләү-туку традицияләрен дәвам итә; 1969 елда аның нигезендә фабрика ачыла. Хәзерге вакытта «Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы»; бизәкләр белән баетылган шәлләр, ашъяулыклар, сөлгеләр, тастымаллар һәм башка әйберләр эшләп чыгарыла. Фабрика продукциясе чит өлкәләрдә дә таныла.

1933–1936 елларда чит илдән кайтарылган җиһазларны һәм ул вакыттагы алдынгы технологияләрне кулланып Алексеевск «Коры сөт» заводы файдалануга тапшырыла, 1941 елдан Алексеевск сөт-консерв комбинаты, хәзерге вакытта «Алексеевск сөт заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (коры сөт, атланмай, аертылмаган сөт һәм әчетелгән сөт продукциясе җитештерә); эшләүчеләр саны: 1999 елда – 800 артык кеше, 2017 елда – 200 якын кеше.

1960 елда газ бүлү станциясе һәм югары вольтлы электр ярдәмче станциясе төзелә.

Кирпеч җитештерү предприятиесе «Алексеевск керәче» ачык акционерлык җәмгыяте (1993 елда ачыла), бизәү материаллары җитештерүче «Керамика-Маркет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (2004 елда ачыла) эшли.

Алексеевск поселогында төзелеш оешмалары, мәсәлән «Алексеевскдорстрой» (асфальт-бетон заводы бар); авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шул исәптән Кама аръягы зональ селекция-орлыкчылык тәҗрибә станциясе, «Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять; 70 якын кибет, 10 сәүдә үзәге, 10 артык җәмәгать туклануы оешмалары бар.

Мәгариф

1920 елларда Алексеевск поселогында крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, гомуми белем предметлары белән беррәттән үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы машиналарының төзелеше өйрәнелә.

Шулай ук икенче баскыч мәктәбе эшли, 1934 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1956 елда механикалаштыру училищесе эшли.

Бүген поселокта аграр колледж (1979 елда ПТУ буларак оеша), 1 номерлы (1934 елдан), 2 номерлы (1976 елдан), Г.С.Боровиков исемендәге 3 номерлы (1998 елдан) мәктәпләр, башлангыч мәктәп – 4 номерлы балалар бакчасы (2008 елдан), 5 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә балалар сәнгать мәктәбе (1968 елда музыка мәктәбе буларак ачыла), балалар иҗаты үзәге (1975 елда оеша), балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләре станциясе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2000 елдан).

Мәдәният

1930 елларның икенче яртысында авылда күчмә колхоз-совхоз театры була.

Район мәдәният йорты, 3 китапханә, район үзәк хастаханәсе (101 урынлы һәм 29 урынлы көндезге стационар) һәм башкалар эшли.

1995 елда Мәскәү митрополиты Святитель Алексий хөрмәтенә гыйбадәт кылу йорты ачыла. «Үзәк» мәчете (1997 елда), яңа Воскресение храмы (2008 елда), Георгий Победоносец (1994 елда), Ахтыр Мәрьям Ана иконасы (1990 еллларда), Троица Живоначальная (2002 елда), Воскресение (2012 елда җимерелгән Воскресение чиркәве урынында) кәшәнәләре төзелә.

Воскресение храмы чаң манарасының 12 чаңы бар: 3 трельле (6 кг алып 16 кг кадәр), 6 урта (36 кг алып 340 кг кадәр), 3 благовестник (660 кг алып 3300 кг кадәр). Чаң манарасының конструктив үзенчәлекләре һәм чаңнарының матур яңгырашы «Алексеевск чаң тавышлары» кыңгырау чыңы фестивале уздырырга мөмкинлек тудыра, ел саен фестивальгә РФ төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән иң яхшы чаң кагучылар җыела.

1987 елда В.И.Абрамов башлангычы белән туган як музее оештырыла (хәзер аның исемен йөртә), 2008 елдан аерым ике катлы бинада урнаша. Экспозиция мәйданы – 254,4 кв.м, коллекцияләрендә 16 мең саклау берәмлеге исәпләнә; нумизматика (1200 артык саклау берәмлеге), палеонтология (60 артык саклау берәмлеге), тукучылык предметлары (100 якын саклау берәмлеге), Бөек Ватан сугышында катнашучыларның документлары һәм шәхси әйберләре (100 якын саклау берәмлеге), «урман» скульптурасы әсәрләре (30 саклау берәмлеге) бар.

Төп бүлекләре: «Төбәк тарихы һәм археологиясе», «Төбәк милли мәдәниятенең чишмә башы», «20 йөздә төбәк тарихы», «Республика тормышында Алексеевск төбәге», «Иҗади остаханә». Нумизматика коллекциясе Болгар чоры (X йөз), Алтын Урда чоры (XIV йөз), Россия чоры (XVIII–ХХ) акчаларын үз эченә ала. XVIII йөз утлы һәм салкын кораллары үрнәкләре күргәзмәгә куелган.

2013 елда музейга филиал буларак Әфганстандагы һәм Чечен Республикасындагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыятенең сугыш даны музее кушыла.

Алексеевск поселогыннан ерак түгел таш (неолит) һәм бронза гасырлары, буралы курган культурасы туктаулыкларын, Ананьино һәм Имәнкискә культуралары торулыкларын, шулай ук Болгар чоры истәлекләрен (сәүдә-һөнәрчелек авыллыгы, X–XIII йөзләр шәһәрлеге (кайбер тикшеренүчеләр аны Ибраһим шәһәре дип саный), XIV йөз каберлеге) үз эченә алган Алексеевск археология комплексы урнаша.

Барлыгы 28 археология объекты табыла.

Күренекле кешеләре

С.И.Исаев (1914–1989) – Социалистик Хезмәт Герое, Улан-Удэ шәһәрендә авиация заводы директоры;

В.К.Козонков (1956 елда туган) – 2004–2018 елларда Алексеевск муниципаль районы башлыгы;

Г.А.Колчин (1929–1981) – ТАССРның атказанган табибе;

М.И.Павелкин (1900–1955) – танк гаскәрләре генерал-лейтенанты;

М.П.Пантюшин (1924–1985) – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның атказанган артисты;

А.Г.Смоленцев (1954 елда туган) – спортчы һәм тренер (авиамодель спорты), СССРның халыкара класслы спорт остасы, СССР, РСФСР, РФ чемпионы, дөнья рекордчысы (1970–1990 елларда);

А.Ф.Сокова (1934 елда туган) – ТАССРның атказанган зоотехнигы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1979–1998 елларда «Матюшинский» җәнлек совхозы директоры.

Төрле елларда Алексеев поселогында яшәгән һәм эшләгән кешеләр

В.Ю.Альбицкий – медицина фәннәре докторы (район үзәк хастаханәсе педиатры);

А.Н.Беспалова – Социалистик Хезмәт Герое («Красный Восток» совхозында дуңгыз караучы);

Д.С.Даүләтшина– ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре (Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Алексеев район комитеты беренче секретаре);

В.В.Ермаков – ТАССР Дәүләт планы комитеты рәисе һәм ТАССР Министлар Советы рәисе урынбасары (Алексеев механикалаштыру училищесе укытучысы һәм директоры);

Б.Ф.Захаров – ТРның Хезмәт һәм мәшгульлек дәүләт комитеты рәисе, ТРның хезмәт һәм мәшгульлек министры («Красный Восток» совхозы баш агрономы, район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары);

Э.Ф.Ионов – ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТССРның атказанган агрономы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (Алексеевск контроль-орлыкчылык лабораториясе мөдире);

А.М.Медведев – икътисад фәннәре докторы (Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының район комитетында);

Р.Г.Хәбибуллин – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (район башкарма комитеты рәисе);

В.Д.Халев– Советлар Союзы Герое, танк гаскәрләре гвардия кече лейтенанты (Алексеев поселогындагы бер урам аның исемен йөртә).

Алексеевск поселогы үсешенә Алексеевск сөт-консерв комбинаты директоры Г.С.Боровиков (1938–1998) зур өлеш кертә (Алексеевск поселогындагы бер урам, мәктәп, волейбол турниры аның исемен йөртә).

Халык саны

1859 елда – 3570,
1897 елда – 3173,
1908 елда – 3551,
1920 елда – 3848,
1926 елда – 3974,
1938 елда – 4823,
1949 елда – 3778,
1958 елда – 4989,
1970 елда – 6366,
1979 елда – 6332,
1989 елда – 8100,
2002 елда – 9700,
2010 елда – 11200,
2015 елда – 11600 кеше (руслар – 68,2%, татарлар – 25,7%, мордвалар – 2,5%, чуашлар – 1,7%).