Оештыручысы – «Татмедиа» җәмгыяте.

1922 елның маеннан татар телендә Казанда нәшер ителә.

Атамасы

1930 елга кадәр «Безнең юл» исеме белән басыла.

1930 елда журнал бүленә. 1930–1932 елларда 2 журнал чыга: «Атака» – Татар пролетар язучылары ассоциациясе органы; «Яңалиф» – ТАССР Мәгариф халык комиссариаты һәм Татар совет язучылары җәмгыяте органы.

1933 елдан «Совет әдәбияты» исемен ала, 1965 елдан – «Казан утлары».

Статусы

ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык комиссарлары советы органы буларак чыга башлый, 1923 елның мартыннан ТАССР Мәгариф халык комиссариаты органы була, 1925 елдан ул – РКБ(б)ның Татарстан өлкә комитеты агитация һәм пропаганда бүлеге, 1928 елдан – Татар мәдәният йорты, 1934 елдан – ТАССР Язучылар берлеге органы.

Язучылар берлеге оешканга кадәр (1934) журнал татар әдипләрен, журналистларын һәм галимнәрен берләштерүче үзәк булып тора.

Юнәлеше

Журнал чыга башлаган еллардан алып, анда әдәби әсәрләр өстенлек итә. Гарәп графикасында басылган «Безнең юл» журналы укучыларны К.Әмири, Г.Газиз, М.Гафури, Ш.Камал, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай һәм башка танылган язучыларның әсәрләре белән таныштыра.

Редакция шулай ук М.Әмир, Ә.Фәхри, М.Җәлил, Г.Кутуй, М.Максуд, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ш.Усманов, Д.Фәтхи кебек яшь авторларның прозасы һәм поэзиясенә дә урын бирә.

Журнал битләрендә үзләренең мәкаләләре белән Ф.Бурнаш, Г.Гали, Г.Ибраһимов, Г.Нигъмәти, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, Г.Толымбай һәм башка күренекле әдипләр, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм сәнгать белгечләре чыгыш ясый.

Театр, рәсем һәм музыка сәнгате үсешенә һәм татар мәдәнияте тарихын өйрәнүгә кагылышлы мәсьәләләр, башлыча, шушы журналда яктыртыла.

Язучылар берлеген оештыру буенча комитет төзелгәннән соң, 1933 елда «Атака» һәм «Яңалиф» урынына, Берлек органы буларак, «Совет әдәбияты» журналы чыга башлый. Редакция аны әдәбият, сәнгать, тәнкыйть һәм публицистика журналы сыйфатында тәкъдим итә, 1948 елдан ул әдәби һәм иҗтимагый-сәяси басмага әверелә.

1939 елга кадәр латин графикасында басыла.

Тарихы

Беренче көннәрендә үк журнал социалистик реализм методы үсешенә зур игътибар юнәлтә, ТАССР Язучылар берлегенең 1 нче съезды материалларын бастыра. Бу чорда Г.Гали, Г.Кашшаф, Г.Нигъмәти, К.Тинчурин, Х.Хәйри актив языша. Г.Бәширов, А.Әхмәт, Г.Галиев һәм башкаларның күпсанлы мәкаләләре татар авылы тормышына багышлана.

Бөек Ватан сугышы елларында журнал укучыларны фронтовик язучылар һәм журналистларның язмалары белән таныштырып бара. Сугыш тәмамлангач та, аңа багышланган күләмле әсәрләрне бастыруны дәвам итә: Г.Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур» романнары, «Ак төннәр» повесте, М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»ннән шигырьләр, Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повесте, Ш.Маннурның «Муса» романы, С.Хәким, З.Нури поэмалары һәм башкалар дөнья күрә.

Журналда басылган әсәрләрдән Г.Бәшировның «Намус», К.Нәҗминең «Язгы җилләр», И.Газиның «Онытылмас еллар», Г.Гобәйнең «Без үскәндә», М.Әмирнең «Ялантау кешеләре», «Саф күңел», Ә.Еникинең «Йөрәк сере», Г.Әпсәләмовның «Мәңгелек ут», Ф.Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Г.Ахуновның «Хәзинә», А.Расихның «Ике буйдак» әсәрләре һәм Х.Вахит пьесалары, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов һәм башкаларның поэмалары, шигырьләре сугыштан соң илне төзекләндерү, гади эшчеләрнең хезмәт энтузиазмы, татар халкы тарихының фаҗигале һәм якты сәхифәләренә багышлана.

«Казан утлары» һәрвакыт күренекле һәм яшь татар әдипләренең әсәрләрен, ТРның танылган тәнкыйтьчеләренең һәм журналистларның актуаль аналитик, публицистик мәкаләләрен бастыручы, әйдәп баручы журнал.

Журнал кыен шартларда да татар мәнфәгатьләрен яклау, халыкның милли аңын үстерү юлын эзли. Р.Сабировның «Татарстан җөмһүриятенең икътисади хәле һәм ачлык» (1922), Г.Алпарның «Латин түгел, гарәп» (1926) мәкаләләре, ВКП(б) Үзәк комитетын 1944 елда махсус карар чыгарырга этәргән «Идегәй» дастаны (Н.Исәнбәт җыйнамасы, 1940), Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур» тарихи романы (1970) шушы басмада чыга.

1990 елларда журналда Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап күп кенә әсәрләр һәм саллы мәкаләләр басыла.

2006 елның февралендә, Россия әдәби журналлары арасында беренче булып, «Казан утлары»ның 1000 нче саны дөнья күрә. Шул уңайдан редакция «Сүнмәс утлар балкышы. Мең санлы хәзинәдән» дигән уникаль антология нәшер итә.

Баш мөхәррирләре

Төрле елларда баш мөхәррирләр булып татар әдәбиятының күренекле эшлеклеләре – Г.Мансуров, М.Борындыков, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Нигъмәти, Г.Гали, К.Нәҗми, Г.Бәширов, Г.Иделле, Г.Кашшаф, А.Гомәров, Г.Мөхәммәтшин, Р.Мостафин, Г.Ахунов, З.Нури, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, И.Ибраһимов, Р.Галиуллин (2018 елдан) эшли.

Әдәбият

Сафина Р. Журналыбызны кемнәр җитәкләгән? // Казан утлары. 1992. № 5.

Мәрдиева М.Рухи тормыш көзгесе // Тонус. 1996. № 1.

Фәйзуллин Р. Бу гасырда да балкыр! // Казан утлары. 2002. № 5.

Автор – Р.А.Айнетдинов