Биографиясе

1918 елның 20 декабре, Казан губернасы, Казан өязе Мәмдәл авылы – 1978 елның 7 июле, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби разведчик була.

Казан консерваториясен тәмамлый (1951).

1951–1955 елларда Лаеш районының Татар Сараланы авылында «Яңа Алан» колхозы партия оешмасы секретаре.

1956–1958 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы югары әдәби курсларда укый.

Иҗаты

1937 елда «Канлы куллар», «Соры кортлар» исемле беренче пьесалары басыла, 1939 елда «Дулкыннар» исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә.

1960 елда Татар академия театрында куелган яшьләр турындагы «Беренче мәхәббәт» драмасы Х.Вахитка зур абруй китерә һәм ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1961) лаек була.

Х.Вахит үзенең пьесаларында әдәп-әхлак проблемаларын күтәрә, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне яктырта. Төп геройлары – тормышта үз көчләренә таянып, максатларына ирешергә омтылучы яшь кешеләр. «Рәхим итегез!» (1963; 1961 елда сәхнәләштерелә), «Кайда соң син?» (1964; 1963 елда сәхнәләштерелә), «Карлыгач канат кага» (1965; 1964 елда сәхнәләштерелә), «Соңгы хат» (1966; 1966 елда сәхнәләштерелә), «Күк капусы ачылса» ( 1973; 1967 елда сәхнәләштерелә) пьесалары шундыйлардан.

Фәлсәфи-психологик пландагы «Туй алдыннан» (1969 елда сәхнәләштерелә) драмасы тамашачыларда зур кызыксыну уята.

Тәрбия мәсьәләсе, яшьләрнең әхлакый йөзе, аларның өлкәннәргә мөнәсәбәте, мәхәббәт һәм тугрылык кебек проблемалар Х.Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» (1976; русчага тәрҗемәсе «Если любовь настоящая», Мәскәү, 1979; 1972 елда сәхнәләштерелә) драмасында үзәк урынны алып тора.

Х.Вахит татар опера сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Ул «Самат» (1957; Х.Вәлиуллин музыкасы), «Җиһангир» (1976; Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Дим буенда» (1965; Х.Вәлиуллин музыкасы) һәм «Мәхәббәт җыры» (1971; С.Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Кияүләр» (1972; С.Садыйкова һәм Р. Гобәйдуллин музыкасы) операларының, музыкаль комедияләрнең либреттолары авторы.

Бүләкләре

Х.Вахит – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1961).

Әсәрләре

Күк капусы ачылса: пьесалар. Казан, 1973.

Яшьлек юллары: пьесалар. Казан, 1978.

Пьесалар. Казан,1984.

Әдәбият

Гыйззәт Б. Хәй Вахит һәм аның геройлары // Казан утлары. 1978. № 12.

Әхмәдуллин А. Драматургның үсү юлы // Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. Казан, 1980.

Әхмәдуллин А. Яңалык нәрсәдә иде? // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан, 1993.

Кумысников Х. Он поет молодость // Советская Татария. 1968. 20 декабрь.