Татар мифлары

Татар халкында түбән мифология персонажлары:

урман иясе – Шүрәле,

су ияләре – су анасы, су бабасы, су кызы,

йорт һәм абзар-кура ияләре – ия, абзар иясе, өй иясе,

явыз рух Албасты,

явыз затлар – аждаһа, дию һ.б.;

кешеләрне аера торган, Күк дөньясы аллаларына дошманлык кылган, җир асты дөньясы иясе Әрклиг (Орхон-Енисей язма истәлекләрендә аның белән бергә үлем алласы Бүрт хан да искә алына) турында мифологик хикәятләр сакланган.

Татар халкының борынгы бабаларының Күк дөньясы аллалары, Җиһан һәм кешенең барлыкка килүе, беренче бабаларыбыз турындагы мифологик күзаллаулары халык авыз иҗатында тылсымлы һәм тотемистик әкиятләр, дастаннар, мәкаль-әйтемнәрнең кайтавазы, мотив һәм образлары рәвешендә сакланган һәм бары тик реконструкцияләү юлы белән генә яңадан торгызыла алалар. Мәсәлән, «Ак Бүре», «Ак елан» һәм кайбер башка әкиятләрдә аерым кабиләләрнең ак бүредән, ак еланнан, аккоштан һ.б. беренчел хайваннардан барлыкка килүләре турында сөйләнә.

Орхон-Енисей язма истәлекләрендә (VI–VIII йөзләр), «Фал китабы»нда (IX йөз), Ибне Фадлан (X йөз), М. Кашгари, Й. Баласагуни (XI йөз) хезмәтләрендә төрки-татарларның «югары аллалар» пантеоны, андагы Баш (Югары) Алла – Тәңре турындагы күзаллаулары чагылыш тапкан. Ул дөньядагы бөтен нәрсә белән, шул исәптән кеше язмышлары белән дә идарә итә: Тәңре кешеләрнең гомер озынлыгын билгели, каһаннарга хакимлек бирә, гөнаһлыларны җәзалый, дәүләт һәм хәрби эшләр белән идарә итә.

Тәңре – антроморф (кешеләштерелгән) зат. Ул кешедәге кайбер сыйфатларга ия, хисләрен сүз белән белдерә.

Себер татарлары фольклорында кешенең эчендә яшәүче рухи башлангычны белдерүче Умай алиһә еш телгә алына.

Җир-су – урта дөнья алласы. Тәңре һәм Умай белән бергә төркиләрне үз канаты, үз яклавы астына алган ике өлкән алланың берсе.

Ислам динен кабул итү Югары аллалар турындагы карашлар үзгәрүгә, мөселман дине белән бәйле яңа мифологик персонажлар һәм атрибутлар тууга китерә.

Фән буларак татар мифологиясе

Татар мифологиясе фән буларак XIX йөз ахырында – XX йөз башында барлыкка килә һәм К. Насыйри, Я.Д. Коблов, Н. Исәнбәт исемнәре белән бәйле.

1980 еллар ахырыннан чыганаклар һәм материаллар эзлеклерәк өйрәнелә башлый, махсус җыентыклар барлыкка килә, фәнни мәкаләләр басыла.

Татар энциклопедиясендә мифологиягә багышланган шактый материал тупланган.

Әдәбият

Насыйри К. Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр // Сайланма әсәрләр. Казан, 1975. Т. 2.

Урманче Ф. Татар мифлары: 2 кит. Казан, 1996–1999.

Урманче Ф. Татар мифологиясе // Фәнни эзләнүләр юлында. Казан, 2000.

Урманче Ф. Татар мифологиясе аңлатмалы сүзлеген төзүнең төп принциплары // Фольклор теле – шигърият теле. Казан, 2001.

Урманче Ф. Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. Казан, 2002.

Коблов Я.Д. Мифология Казанских татар. Казань, 1910.

Стеблин-Каменский М.И. Миф. Л., 1976.

Мифы народов мира: энциклопедия: в 2 т. М., 1980–1982.

Автор – Ф.И. Урманчеев