Эчтәлек

Өй иясе – түбән мифология персонажы. Башкорт халкындагы өй иясе, мордвалардагы кудова, юрхтава белән туры килә.

Казан татарлары ышануынча, өй иясе – гадәти киенгән, озын ак чәчле, кечкенә буйлы кеше. Идән астында, кайчак мич артында яши.

Өй иясе йортны, гаиләне саклый, көнкүрештә булыша, бәла-каза ихтималын искәртә.

Өй иясе тавыш-гауга, шапшаклык, тәртипсезлекне яратмый. Үпкәләгән өй иясе бәхетсезлек һәм авырулар китермәсен өчен аның күңелен күрергә – ботка пешереп почмакка куярга яки мохтаҗларга сәдака бирергә кирәк.

Өй иясе кешеләргә һөнәр сайларга ярдәм итә дип санала. Әгәр аның «акча сукканы» ишетелсә – сәүдә итәргә, кәгазь кыштырдатса – язу белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

Яңа йортка күченгәндә өй иясен дә яңа урынга чакырырга кирәк. Көнбатыш Себер татарларында өй иясе – ямьсез карчык рәвешендәге явыз рух. Ул төннәр буе өйдә йөгереп йөри, кыштырдый, елый, кешеләрне борчый.

Өй иясенең күренүе бәхетсезлек киләчәгенә юралган, ул булган йорттан котылу чарасын күрергә тырышканнар.

Әдәбият

Насыйри К. Өй иясе // Сайланма әсәрләр. Казан, 1975. Т. 2.

Өй иясе (Өй анасы) // Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Басилов В.Н. Ой иясе // Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Мокшин Н.Ф. Религиозные верования мордвы. Саранск, 1998.

Автор – Ф.И. Урманчеев