Татарстан Республикасының хәзерге Яшел Үзән районы территориясендә, Албаба тимер юл станциясеннән – 8 км, Козловка пристаненнан 25 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Норлат районы Новые Кирмели авыл советы, 1956 елдан – Старые Кирмели авыл советы, 1963 елдан Яшел Үзән районы Тауиле авыл советы составында. Халык саны – 273 кеше (1930 ел, руслар), 21 кеше (1939 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.