Эчтәлек

Успенский (Зилант) монастыре. Гомуми күренеш. 1911 ел фотосы

Төбәктәге беренче православие монастырьларының берсе. 1552 елда нигез салына. Иң башта Казансу елгасы ярындагы Казанны буйсындырганда һәлак булган рус гаскәриләре һәйкәл-төрбәсе янында урнаша. Язгы ташу вакытында су баса торган була, шул сәбәпле 1559 елда аны Елан тавының көнбатыш ягына күчерәләр, аның көнчыгыш өлешендә зират урнаша.

XVII йөздән элекке агач корылмалар кирпеч биналар белән алмаштырыла. XX йөз башында Успение ирләр монастыре туры почмаклы мәйдандагы (1 га) үзәктә Успение соборы торган, түгәрәк яруслы манаралар, калын кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган архитектура комплексын гәүдәләндерә. Монастырьның төп ишеге көньякта, өстенә чаң манарасы төзелгән Изге капкага урнаштырыла. Капкадан уңдарак, ике манара арасындагы дивар буенда монастырь башлыгы корпусы салынган. Торак корпуслар дивар периметры буенча төзелгәннәр.

Баштагы агач Успение чиркәве урынында 1623–1625 елларда Псков-Новгород мәктәбе стилендә, ак таштан көнбатыш ягында чаң манарасы торган, шул исемдәге собор төзелә. Формасы буенча ул бер гөмбәз белән төгәлләнгән, өч ярымтүгәрәк апсидалы биек дүрткырлыктан гыйбарәт була. Храм түбәсе ярымтүгәрәк гөмбәз рәвешендә ябыла, XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында дүрт кыеклы чатыр түбә белән алмаштырыла. 1829 елда чаң манарасы сүтелә. 1681 елда собордан көньяк-көнбатышка таба ачык галерея белән тоташтырылган Барлык Изгеләр чиркәве төзелә.

XIX йөз башына чиркәү искерә, һәм аны 1829 елда классицизм стилендә реконструкциялиләр. Дүрткырлыкның 1 нче катында ашханә һәм хөҗрәләр, 2 нче катта биек гөмбәз белән ябылган храм урнаша. Көнчыгыш фасадны зур, ярымтүгәрәк апсидалар бизәп тора. Храмның төп күләме өстенә шпильле квадрат чаң манарасы урнаштырыла, аның авырлыгыннан чиркәү бинасы җимерелә башлый, ул 1895 елда сүтелә. 1898 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча яңа бина төзелә: чатыр һәм ян-яктагы дүрт гөмбәз белән очланган квадрат храм калкып чыга. Храмның көнбатыш ягына ике катлы ашханә салына, 2 нче катка тышкы яктагы баскыч алып менә. Барлык Изгеләр чиркәвенең фасады эклектика стилендә, урта гасырлар рус архитектурасы элементлары белән бизәлгән.

1720 еллар башында диварның көнчыгыш ягыннан 1 нче катта биек дүрткырлыкта өстенә күп яруслы Мәскәү митрополиты Алексий храмы, 2 нче катта апсидалы чиркәү урнашкан. Дүрткырлык өстендә биек барабандагы гөмбәз белән очланган 2 сигезкырлы, баскыч-баскыч ярус корылган. Көнбатыш яктан дүрткырлыкта галерея ясалган. 1829 елда искергән храм реконструкцияләнә: Изге капканы томалап куялар, 1 нче катта барлыкка килгән буш урында ашханә оештырыла. Храм өстендәге югары ярусларга урнашкан Вильнюс янкормасына тар, Сырлы баскыч алып менә. 1808 елда көньяк диварның ике башня арасына монастырь башлыгы корпусы төзелә. Ул классицизм стилендә кирпечтән салынган өскормалы һәм зур ярымтүгәрәк тәрәзәле, ике катлы бинадан гыйбарәт. 2 нче катта 4 колоннага терәлгән өч тәрәзә киңлегендәге балкон куелган.

1822 елда монастырь коймасы туптан ату урыннары, ябулы галереялары һәм цилиндрик формадагы почмак башнялары булган кирмән дивары рәвешен ала. Монастырь башлыгы корпусыннан көнбатыштарак диварга турыпочмаклы капкалар куела, алар 1855 елда кирпеч формасындагы таш җәелгән юлларга тоташалар. 1865 елда монастырь зираты территориясен агач диварлар белән корып алалар. 1894 елда Успение ирләр монастыреның төньяк диварлары буенча беркатлы кирпеч һәм 2 агач хөҗрәләр корпусы, 1910 елда борадәрләрнең беркатлы агач хөҗрәләр корпусы төзелә.

1898 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча көньяктагы турыпочмаклы капкалар урынына урта гасырлар рус архитектурасы элементлары булган чаң манарасы төзелә; аркалы капкадан һәм ян-якта икешәр хөҗрәдән торган дүрткырлык формасындагы 1 нче яруста биек сигезкырлык һәм биек чатыр астындагы чаң кагу ярусы корыла.

Успение ирләр монастыре башлыгы Амвросий (Сретенский) башлангычында һәм җитәкчелегендә 1809–1828 елларда Казанны буйсындыруда һәлак булган Рус гаскәриләр һәйкәл-төрбәсе төзелә. 1917 елга кадәр Успение ирләр монастыре карамагында була. 1918 елның 10 сентябрендә Кызыл Армия гаскәрләре Казанны штурмлаганда монастырьда урнашкан пулемёт утына эләгәләр; моның өчен бу вакытта ашханәдә туры килгән 10 монахны һәм руханины атып үтерәләр (Елантау монастыреның шәһит киткән изгеләре). 1928 елда монастырь ябыла, аның территориясендә НКВД төрмәсе, соңрак балаларны хезмәт белән төзәтү колониясе, 1950 еллар ахырыннан төзелеш һәм транспорт оешмалары урнаша.

Хәзерге вакытта Успение ирләр монастыреның күпчелек корылмалары һәм диварлары юкка чыккан, Успение соборы һәм Алексий чиркәве сүтелгән. ХХ йөз ахырына кадәр Барлык Изгеләр чиркәвенең һәм монастырь башлыгы корпусының харәбәләре сакланып калган. 1998 елда монастырь Казан епархиясенә кайтарыла һәм яңадан хатын-кызлар монастыре буларак ачыла. Монастырь башлыгы корпусы реконструкцияләнә (2000), Барлык Изгеләр чиркәве торгызыла (2001, Успение чиркәве буларак изгеләндерелә). Дүрт яруслы чаң манарасы төзелә (2001), биек сигезкырлыкка ялган рус формаларындагы чатыр астында 3 яруслы чаң куела, ике капкалы койма белән әйләндереп алына (2001, Успение ирләр монастыре территориясе көньяк юнәлештә киңәйтелә), шулай ук Адриан һәм Наталиянең өй чиркәве белән шәфкать туташлары корпусы (2002, көнчыгыш фасады бизәксез, кырыс формалардагы ярымтүгәрәк гөмбәзле, бер апсидалы, ике рәт тәрәзәле чиркәү белән тоташкан, дүрт кыеклы түбә астындагы ике катлы, сузынкы кирпеч бина) төзелә. Сүтелгән Успение соборы урынында 2003–2006 да Троица-Сергий лаврасының Троица чиркәве (XV йөз) күчермәсе буларак Троица соборы корыла.

2004 елда псевдо рус формаларындагы Архангел Михаил чиркәве белән дүрт яруслы капка өсте чаң манарасы (2004, ике барабанлы гөмбәз астындагы таррак дүрткырлыкны, биек чаң сигезкырлыгын күтәреп торучы, беренче каты арка аша йөрешле, икенче каты чиркәүле дүрткырлык), чукындыру йоласын башкаручы Изге князь Владимир чиркәве (2004, ялган рус формаларындагы чатыр белән төгәлләнгән бер апсидалы дүрткырлы кирпеч храм), кирпечтән 2 ике катлы хезмәткәрләр корпусы (2005–2006) калкып чыга. Төзелеш хатын-кызлар монастыре башлыгы игуменья Нина (Нефёдова) җитәкчелегендә эшмәкәр Н.В.Девятых акчасына башкарыла.

Успенский (Зилант) монастыре. Заманча күренеш

Гомуми күренеш

Әдәбият

Гавриил (Воскресенский). Историческое описание Казанского Успенского второклассного Зилантова монастыря и Казанского памятника, сооружённого... на общей их могиле. К., 1840; 

Фехнер М.В. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978; 

Рощектаев А.В. История Свято-Успенского монастыря, что на Зилантовой горе города Казани. К., 2004.

Авторлар — Х.Г.Надыйрова, Е.В.Липаков