Якынча 110 төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 4 төре үсә.

Ак тополь (P. alba) зур елга үзәннәрендә очрый. 30 м га кадәр биеклектәге агач. Тамыр системасы тирәндә. Ябалдашы җәенке, зур ботаклы. Кайрысы соры-яшел, шома, карт агачлар ярыклы, тупас кара кабыклы. Яшь ботаклары ак киезсыман. Яфраклары тыгыз, озынча — түгәрәктән бармак-калаксыманга кадәр, чит-читләре киртләч, өсте куе яшел, ялтырап тора, аскы ягы төкчәле, ак киезсыман, калын. Көзен яфраклар ачык сары төскә керә. Ике өйле үсемлек. Ата алкалары кыска, аксыл, кызгылт-көрән серкәлекле, аналар — яшькелт-сары, күрексез. Апрельдә чәчәк ата, июньдә җимеш бирә.

Кара тополь (P. nigra) елга һәм урман инешләре буенда үсә, кайвакыт аерым агачлыклар хасил итә; культуралы үсемлек буларак үстерелә, яңадан кыргыйлана. Биеклеге — 8–20 м. Ябалдашы тармаклы. Кәүсәсе цилиндрсыман. Кайрысы тирән ярыклы, кара соргылт төстә. Яфраклары ромбсыман яки өчпочмаклы, очлы, өсте куе яшел, аскы ягы ачыграк төстә. Яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше июнь–июльдә өлгерә. Калтыравык тополь яки усак (P. tremula) кисенделәр, шулай ук ачыклык һәм урман буйларында икенчел вак яфраклы урманнар хасил итә.

Симон тополе (P. simoni) Куйбышев сусаклагычы ярлары буенда кыргыйланган төр буларак очрый. 25 м биеклектәге декоратив агач. Ябалдашы җәенке. Яфраклар эллипс яки йомыркасыман, ялтыравык, өсте кара яшел, аскы ягы аксыл, яшьләре — ябышкак; ачылганда хуш исле. Яфрак ярганчы чәчәк ата.

Бәлзәмле тополь (P. balsamifera), берлин тополе (P. berolinensis) һәм дельтасыман тополь (P. deltoides) торак пунктларны яшелләндерү, юл буйларын һәм кырларны ышыклау, урман полосалары булдыру өчен үстерелә. Шәһәрләрдә ак тополь, башлыча аның ата затлары утыртыла, чөнки ана үсемлекләрнең «мамыгы» аллергия бирә. Җимеше — тартмачык. Орлыктан һәм чыбыкчадан үрчи.

Корткычлар, шулай ук ракның төрле формаларын китереп чыгаручы гөмбә һәм бактерияләр белән зарарлана. Корткычлардан аеруча яфракларга зыян салучы тополь яфрагашары, парсыз ефәк күбәләге, көмешсыман айкүбәләк, үзагачка зыян салучы тал агачтишәре, шыгырдавык һәм башкалар билгеле. Шәһәрдә тополь еш кына тополь көясе белән зарарлана.

Топольнең үзагачы тартмалар, төрле эшләнмәләр ясауда файдаланыла.

Халык медицинасында кайры һәм бөре төнәтмәләре бизгәктән, пешкән урыннарны дәвалау өчен кулланыла.

Хуш исле ябышкак сумаласыннан бал кортлары прополис ясыйлар.

Кара тополь