Татарстан Республикасының хәзерге Югары Ослан районы территориясендә, Колаңгы тимер юл станциясеннән – 24 км, Шеланга пристаненнан 19 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Тәмте районы Ямбулат авыл советы, 1963 елдан-Яшел Үзән районы Мәйдан авыл советы составында. Халык саны – 35 кеше (1931 ел, руслар), 41 кеше (1939 ел, руслар), 25 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1930 елдан соң телгә алынмый.