Эчтәлек

Кайбер тикшеренүчеләр Умай образын генетик яктан Иран мифологиясе персонажы – Һомай кошы (Гамаюн, бәхет кошы) белән бәйле дип саныйлар. Аның күләгәсе төшкән кеше бәхетле була.

Умай беренче тапкыр VII–VIII йөзләргә караган рун язмаларында искә алына. Орхон-Енисей язма истәлекләрендә каганның әнисе әлеге кошка тиңләп («Умайга охшаган») мактала.

Кайбер төрки халыкларның Умай турындагы карашлары бер-берсенә якын: казакъларда һәм телеутларда ул – баланың җанын, кыргызларда – балаларны, гаилә учагын саклаучы, терлекләрне яклаучы (ислам дине кабул ителгәч, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Фатыйма белән тиңләштерелә), Себер татарларында – кешедәге рух, аның физик һәм рухи көченең нигезе.

Кайбер халыкларда Умай образы башка төрле сурәтләнә: төрекләрдә Умай белән балаларны куркыталар, Алтай халыкларында ул – үлгән баланың җанын кабул итүче үлем фәрештәсе.

Әдәбият

Даренкова Н. Умай в культе турецких племён // Культура и письменность Востока. Баку, 1928. Т. 3.

Абрамзон С. Киргизы и их этногенетические и историко-культурные связи. Л., 1971.

Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Автор – Ф.И. Урманчеев