Эчтәлек

Абзар иясенә ышанулар Казан татарлары, башкортлар һәм мишәрләр арасында таралган.

Себер татарлары мифологиясендә Мал иясе, Зәнги (Сәнги) баба һәм Пәшә ана, чуашларда – Карта пусе, якутларда – Исәгәй айысытка туры килә.

Ихатада асрала торган барлык мал-туарның яклаучысы дип санала.

Абзар иясе бигрәк тә атларга ияләшә. Үз иткән терлекне абзар иясе чистарта, ашата; атларның ялларын тарый һәм үрә. Үзе яратмаган терлекне эзәрлекли: ач тота, төнлә йоклатмый, хәтта үтерә дә ала.

Абзар иясе кайвакыт, төнлә, кеше яки хайван сурәтендә кешеләргә дә күренә. Иртәнге сыер савудан йоклап калган хуҗабикәне тәрәзә шакып уята; төнлә күршесе яки туганы тавышы белән хуҗаларга аларның сыеры бозаулавы турында әйтә һ.б.

Ачуы кабарган абзар иясе хуҗалар каршына коточкыч кыяфәттә килергә һәм барлык терлекне үтерергә мөмкин; мондый хәл булмасын өчен абзарны чиста тотарга кирәк. Абзар иясе үргән ат ялларын сүтәргә яки кисәргә ярамый.

Абзар иясен юмалау өчен махсус ботка пешерәләр.

Татар фольклорында абзар иясенә бәйле сюжетның ике версиясе яшәп килә.

Беренчесе буенча, абзар иясе аерым бер төстәге, гадәттә, кара төстәге терлекләрне яратмый.

Икенче версия хуҗаның бер атын яраткан абзар иясенең әле генә сатып алынган икенче атны эзәрлекләвен күрсәтә: абзарга килеп кергәч, хуҗа ямьсез кешене күрә. Ул аның икенче атын, аякларын өскә әйләндереп, тагаракка салып куйган. Бу сюжетның дәвамы юк; хуҗаның бәлага тарган атны сатып җибәрүдән башка чарасы калмый.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Урманче Ф. Татар мифлары. Казан, 1996. 1 нче китап.

Насыров К. Поверья и обряды казанских татар, образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Императорского Русского географического общества по отделению этнографии. СПб., 1880. Т. 6.

Коблов Я.Д. Мифология казанских татар. Казань, 1910.

Автор – Ф.И. Урманчеев