Эчтәлек

ТРда киң таралган. Орлыктан үрчиләр. Үзенчәлекләренә карап төркемнәргә бүленәләр: эфемерлар, язгы, кышкы, көзге һәм икееллыклар. Эфемерлар (йолдызак) – кыска вегетация чорында (0,5–2 ай) һава шартларына бәйле рәвештә бер сезонда берничә буын бирүгә сәләтлеләр.

Язгы чүп үләннәрнең орлыклары иртә язда туфрак 4–6°Ска кадәр җылынгач тишелә торган иртә өлгерешлеләргә (кара солы, кыргый киндер, чәчүлек горчица, кыргый торма, ак алабута һ.б.), орлыклары туфрак 14–16°С ка кадәр җылынгач тишелә торган соң өлгерешлеләргә (тавык тарысы, тычкан тарысы, песи тарысы һ.б.) бүленә. Кышкы чүп үләннәрнең (күкчәчәк, кандала үләне, көтүче сумкасы, иссез ромашка, ярут һ.б.) вегетация чоры шул ук елның иртә язында тәмамлана, ә вегетация чоры җәй-көздә тәмамланучылар - салкынга чыдам үсемлекләр. Көзге чүп үләннәр – сүсән, сарыбаш. Тишелү вакыты нинди булуга карамастан, аларның генератив үрчү органнары барлыкка килсен өчен яровойлашу чоры (көзге сезонда температура төшүе) кирәк. Икееллык чүп үләннәр (сары кандала үләне, ак кандала үләне, гади ябышкак һ.б.) ике тулы вегетация чорында үсәләр. Беренче елда яфрак таралгысын барлыкка китерә, тармаклана, туклыклы матдәләр туплый, ә икенче елда үсеп җитә һәм җимеш бирәләр.

Бу чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары:

  • агротехник (чәчү әйләнешен саклау, туфракны төп эшкәртү системасында алдан камыллы җирне йомшарту, орлыклар тишелгәнче һәм тишелгәннән соң тырмалау, туңга сөрелгән җирне көзге культивацияләү һ.б.),
  • химик (2,4 Д гербицидларын – виолен, виолен супер, ларен, лонтрил 300 һ.б. куллану),
  • саклык чаралары (орлыклык материалны чистарту, басу читендәге чүп үләннәр чәчәк атканчы уру, чүпле участокларны үз вакытында чистарту, дөрес чәчү вакытын, ысулларын, нормаларын билгеләү, чүпләнгән терлек азыгын файдалану алдыннан тарттыру һәм йомшарту, карантин чараларын үтәү, складларны чиста тоту, тиресне өемнәрдә яисә стандарт саклау урыннарында саклау).

Әдәбият    

Земледелие. М., 2000.

Автор — Н.Б.Прохоренко