Милли Идарә органы. Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургыя» журналының дәвамчысы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның октябрь аеннан 1918 елның апреленә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 9 саны чыга. «Тормыш» басмаханәсендә басыла. Мөхәррире — М.Хәнәфи.

Юнәлеше

Журнал белән Ш.Алкин, Г.Баруди, И.Даутов, З.Кадыйри, Н.Корбангалиев, С.Максуди, Г.Сөләйманов, К.Тәрҗемани, С.Урманов, Г.Шәрәф һ.б. хезмәттәшлек итә.

Даими рубрикалары: «Рәсми бүлек», «Дини идарәдә», «Мәгариф министрлыгында», «Малия министрлыгында», «Мәкаләләр», «Редакциягә хатлар», «Мохтарият»тә Милләт Мәҗлесен әзерләү, ачу һәм аның эше, кабул ителгән карарлар киң яктыртыла (Уфа шәһәре, 1917 елның 20 ноябре — 1918 елның 11 гыйнвары).

1918 елның 16 гыйнварында Милләт Мәҗлесе тарафыннан кабул ителгән «Эчке Россия һәм Себер мөселман төрки татарларның милли-мәдәни мохтарияте нигезләре» басыла. Редакция Милләт Мәҗлесенең I сессиясе эшендә катнашкан делегатлар һәм делегатлыкка кандидатлар исемлеген, Милли Идарә рәисе һәм аның урынбасары исемен, Милли Идарәнең барлык министрлыклары әгъзалары исемлеген һәм Милләт Мәҗлесе утырышларында сайланган Идел — Урал штатын тормышка ашыру коллегиясе һ.б. эшче комиссияләр исемлеген бастыра.

Журнал эчтәлегенең нигезен Милли Идарә, аның карарлары, рәисе һәм идарәнең өч министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәкаләләр тәшкил итә. Журналда шулай ук мәдрәсәдә укыту-тәрбия эшләрен оештыру турындагы мәкаләләр, татар телендә яңа вакытлы матбугат чыга башлау хакындагы хәбәрләр бирелә. Совет хакимияте тарафыннан Милли Идарә таратылгач, журнал чыгудан туктый.

Автор — Т.М.Насыйров