Механика, физика һәм термодинамика законнарына таяна.

Аэродинамиканың гамәли бүлекләре: 1) очкыч аппаратлар аэродинамикасы; 2) сәнәгать аэродинамикасы.

Аэродинамикада туры мәсьәлә – рәвешләре билгеле очкыч аппаратларның, аларның аерым өлешләренең һәм төрле корылмаларының аэродинамик сыйфатламаларын билгеләү һәм кире мәсьәлә – бирелгән аэродинамик сыйфатламалары буенча ягалап ага торган җисемнең рәвешен билгеләү мәсьәләләре чишелә.

Казанда үсеше

Хәзерге аэродинамиканың башланып китүе Н.Е.Жуковский, С.А.Чаплыгын, Л.Прандтль хезмәтләренә бәйле.

Казан галимнәре 1930 елларда аэродинамик тикшеренүләр белән Казан университетының аэродинамика бүлегендә (1931), аннары аэродинамика лабораториясе һәм кафедрасы ачылгач Казан авиация институтында (1932) кызыксына башлыйлар. Теоретик аэродинамикага, шулай ук тотрыклылык, оптимальләштерү, төрле аэродинамик процесслар белән идарә итүгә караган тикшеренүләр (Н.Г.Четаев, Г.В.Каменков, С.Г.Нужин, Г.Н.Федоров) алып барыла.

Аэродинамикага караган беренче хезмәтләр биплан һәм полипланнар аэродинамикасын (С.Г.Нужин, 1935), Карманның өермә юллары тотрыклылыгын (Г.В.Каменков, 1933) исәпләүгә багышланган.

1940–1950 еллар башында чикләнгән үлчәмле канатның, кыска канатларның, уксыман канатларның, зур һәм артык зур почмак ясап хәрәкәт итү канатларының һәм тирбәнүче канатларның аэродинамик көчләрен һәм моментларын исәпләү ысуллары (С.Г.Нужин, Г.В.Каменков, Н.М.Монахов, Т.К.Сираҗетдинов) эшләнә. Шул ук елларда кысылмаучан һәм үзле булмаган сыеклыктагы тавыш тизлегенә кадәр булган кысылучан (С.Г.Нужин) һәм тавыш тизлегенә якын (А.И.Богомолов) яссы параллель агымнарда канат профильләренең ягалап агу теориясе эшләнә. 1944 елда Г.Г.Тумашев тарафыннан аэродинамиканың кире мәсьәләсе – басымның канат өслегендә таралышы буенча канат профилен төзү мәсьәләсе куела һәм чишелә. Бу хезмәт очкыч аппарат канатларына караган күп кенә тикшеренүләрне башлап җибәрүгә нигез сала.

1950 еллар уртасында О.П.Сидоров әйләнү җисемен кысылмаучан сыеклык ягалап агуын тикшерә. 1950 елларда М.Х.Бикчәнтәев һәм Г.И.Костычев профиль рәшәткәләренең һәм канат профильләренең җир өстенә якын ягалап агуларына караган тикшеренүләр уздыралар.

1960 елларда Н.В.Куршев, Ю.В.Кожевников, Т.К.Сираҗетдинев, А.А.Афанасьев, О.Г.Диваков һ.б. аэродинамиканың оптимальләштерү һәм очу динамикасы мәсьәләләрен һәм һава агымын өрдереп тутыру-чыгару юлы белән сыеклык һәм газның чик катламы теориясен тикшергәндә вариация ысулларын һәм Л.С.Понтрягинның максимум принцибын кулланалар. Шул ук елларда сыеклык хәрәкәтенең тотрыклылыгын, ягулык багындагы сыеклык тирбәнешен стабильләштерү һәм идарә итү, плазма шнуры тирбәнүенең стабильләшүен һәм тотрыклылыгын гидродинамик якынча тикшергәндә А.М.Ляпунов функцияләрен төзү ысуллары эшләнә (Т.К.Сираҗетдинов, В.А.Петров, А.А.Соловьев, И.П.Ультриванов һәм Е.Г.Павлов).

1970 еллар башыннан В.Г.Павлов, З.Х.Ногманов, В.В.Жерехов, К.Г.Гәрәев һ.б. сыеклык агымының үзлекләрен төркемнәргә бүлеп өйрәнә һәм самолет канатын аэродинамик проектлаштыру мәсьәләсен тикшерә. Хәрби һәм гражданлык авиациясе самолетларын, ракета техникасын, автомобильләрне аэродинамик тикшерү тәҗрибәләре Казан техника университетының аэродинамик торбасында алып барыла.

Әдәбият

Аржанников Н.С., Мальцев В.Н. Аэродинамика. М., 1935.

Каменков Г.В. О вихревом сопротивлении. М., 1935, Ч. 2.

Четаев Н.Г. Устойчивость движения. М., 1962.

Куршев Н.В. Оптимальные задачи динамики полета. Казань, 1967.

Сиразетдинов Т.К. Оптимизация систем с распределенными параметрами. М., 1977.

Сиразетдинов Т.К. Устойчивость систем с распределенными параметрами. Новосиб., 1987.

Дегтярев Г.Л., Сиразетдинов Т.К. Теоретические основы оптимального управления космическими аппаратами. М., 1986.

Нугманов З.Х. Численный метод расчета обтекания профиля вязким несжимаемым потоком. Казань, 1993.

Автор – Т.К.Сираҗетдинов