Эчтәлек

Исламга кадәрге гарәпләрдә Дәҗҗал дип ялган пәйгамбәрләрне, күрәзәчеләрне атаганнар, соңрак әлеге образ мөселман эсхатологиясендә төп урыннарның берсен биләгән.

Дәҗҗал Коръәндә телгә алынмый, ләкин мөселман дини әдәбиятында еш очрый. Ахырзаман алдыннан Иблис белән бәйләнешкә кереп һәм үзен Гайсә йә Мәһди пәйгамбәр дип белдереп, кешеләр арасында иң соңгы коткы таратучы буларак бәян ителә.

Дәҗҗал Тын океандагы утрауда кыяга кадакланган, имеш. Тәненең тиресе кызыл төстә, бер күзле, маңгаена «кәф» хәрефе йә «кяфер» сүзе язылган булыр. Дәҗҗал, ахырзаман җиткәч, бик зур ишәккә атланып, тирә-ягына динсез һәм монафыйклар туплаган килеш көнчыгыштан килеп чыгар. Мәккә һәм Мәдинәдән кала бөтен дөньяны үзенә буйсындырыр.

Дәҗҗалнең хакимлеге 40 көнгә сузылачак, аннары Гайсә йә Мәһди килеп аны үтерәчәкләр.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.