- РУС
- ТАТ
Казан һәм Себер татарлары, Урта Азия, Төньяк Кавказ, Алтай һәм Саян төрки телле халыклар мифологиясендә өй, йорт хуҗасы, абзар, су, җил, урман, юл ияләре һ.б.; хуҗа
Алтай һәм Саян халыкларында тау (таг-ээзи) һәм урман (тайга) ияләре шулай ук нәсел сакчылары санала.
Ияләр үзләре яши торган урыннарны саклый. Нигездә, зыян китермиләр, әмма аларга карата тискәре эш-гамәлләр кылынса, үзләре дә шундый ук начар гамәлләр белән җавап кайтаралар.
Ияләрнең тышкы кыяфәтләре турында төгәл күзаллаулар юк диярлек. Еш кына аларны кечкенә кешеләр кыяфәтендә сурәтлиләр.
Насыров К. Поверья и обряды казанских татар, образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства // Записки Императорского Русского географическлого общества. СПб., 1890. Т. 6.
Алексеев Н.А. Традиционные религиозные верования тюркоязычных народов Сибири. Новосибирск, 1992.
Егоров Н.И. Чувашская мифология // Культура Чувашского края. Чебоксары, 1995. Ч. 1.
Мессарош Д. Сборник чувашского фольклора. Чебоксары, 2000. Т. 1.
Автор – Ф.И. Урманчеев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.