- РУС
- ТАТ
кешеләрнең матди һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен иҗтимагый җитештерү процессында кулланылучы терек һәм терек булмаган табигать объектлары җыелмасы
Табигать күренешләренең теге яки бу классына нисбәте буенча табигый байлыкларны казылма (литосфера ресурслары), климатик (атмостфера ресурслары), су (гидросфера ресурслары), туфрак, үсемлек, фауна төркемнәренә аералар.
Табигый байлыклар тотып бетерелә һәм яңадан булдырылмый торган (файдалы казылмалар), тотып бетерелә һәм яңадан булдырыла торган (үсемлек һәм фауна), тотып бетерелми торганнарга (атмосфера байлыклары) бүленә.
Табигый байлыкларга җир, туфрак, су, җир асты байлыклары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигый мохитнең рекреацион һәм башка компонентлары керә.
Татарстан территориясендә климат җылы җәйле (абсолют максималь 40 °C) һәм чагыштырмача суык кышлы (абсолют минималь –52 °C) уртача-континенталь; температура 0 °C тан югары булган җылы чор — 198–209, салкын чор 156–167 көн дәвам итә.
Кояш якынча 2000 сәгать яктырта (апрельдән августка кадәр иң кояшлы чор).
Рельеф уртача биеклеге 170 м га якын калкулыклы тигезлектән гыйбарәт; минималь абсолют билге 53 м (1957 елга кадәр 34 м), максималь — 381 м.
Елга үзәннәре республика территориясен Кама алдына (Камадан төньякка һәм Иделдән төньяк-көнчыгышка таба), Кама аръягы (Камадан көньякка) һәм Идел алдына (Иделдән көнбатышка) бүлә.
Табигый ландшафтларның шактый өлеше табигый-антропоген һәм антропоген урман-кыр һәм кыр (агро-) ландшафтларга әверелгән. Су ресурслары җир өсте (елгалар, күлләр) һәм җир асты (төче су һәм минераль сулар, шул исәптән термаль) суларын берләштерә. ТРда җир өсте суларының уртача еллык ресурслары 8,6 км3, җирле елга агымының уртача еллык күрсәткече 10 км3 тәшкил итә. Төче җир асты суларының кулланылучы ресурслары — якынча 3,8 млн м3/сек.
ТР территориясендә 3,7 мең агымсу (гомуми озынлыгы 21,7 мең км) һәм 8 мең күл (су ресурслары якынча 28 млн м3) билгеләнгән, республикада су өслегенең гомуми мәйданы 4,4 мең км2.
4 зур сусаклагыч — Куйбышев (1955 тән), Түбән Кама (1978 дән), Зәй (1963 тән), Карабаш (1957 дән), 400 дән артык буа бар; 3,7 меңгә якын чишмә һәм гомуми мәйданы якынча 30 мең га булган 7 меңнән артык сазлык исәпкә алынган. Минераль җир асты суларының (шифалы, шифалы-эчәргә яраклы, эчәргә яраклы) кулланылыштагы запаслары тәүлеккә якынча 3,3 мең м3.
ТР территориясе тайга, яфраклы урманнар һәм урман-дала зоналары тоташкан урында урнашкан. Үсемлекләр дөньясы сакланып калган табигый урман массивыннан (гомуми мәйданы 1 млн га дан артык), кеше тарафыннан утыртылган утыртмалардан (250 мең га га якын), далаланган болын, зур сусаклагычлар, вак сулыклар һәм сазлыклардагы су һәм су яны үсемлекләреннән тора. Төньяк районнарда урман-дала зонасының болын-дала фрагментлары белән караңгы ылыслы-киң яфраклы, нарат һәм вак яфраклы урманнар өстенлек итә; ТР территориясенең уртача урманлылыгы 16,9%. Ел саен 3–4 мең га урман киселә, 7–8 мең га яңадан торгызыла.
Флора 100 дән артык семьялыкка караган 1330 төр үсемлекне үз эченә ала, алардан 376 төр үсемлек һәм 40 гөмбә ТРның Кызыл китабына (2006) кертелгән.
ТРның хайваннар дөньясы төр һәм бергәлекләрнең байлыгы, экологик-география төркемнәрнең төрлелеге, фаунаның кушылуы белән сыйфатлана. Имезүчеләр — 75 төр, ихтиофауна — 52, җир-су хайваннары — 11, сөйрәлүчеләр — 8, кошлар 295 төрне берләштерә. Умырткалыларның — 136 һәм умырткасызларның 122 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән. ТР территориясендә туфракның 10 нан артык тибы: соры урман туфраклары (37%), кара туфраклар (32%) очрый, кәсле-көлсу, кәсле-карбонатлы, аллювиаль, кара болын туфраклары һәм башкалар киң таралган. Файдалы казылмаларның 70 кә якын төренең тупланышы ачыкланган, шуларның яртысы төп чимал типларының 1100 дән артык чыганагын хасил итә: җылылык-энергетика (нефть, янучан табигый газлар, казылма күмерләр, янучан сланецлар, торф), тау-химия (сапропель, күкерт, фосфоритлар, цеолитлар һәм башкалар), тау-техника (балчык), минераль-төзелеш (минераль буяулар, гипс, известьташ һәм башкалар); металлар: кара-көрән тимерташ, Mn, Cr; төсле — бакыр рудалары, V, Co, Ni, Pb, Ti, Zn; сирәк — Ba, Sr, Ge, Se, Sc, Cd, Li; затлы — алтын, көмеш, Pt, Pd, Rh; асылташлар — алмаз, мәрмәр оникс, малахит, гранат, аметист, селенит (гипс), чакматашлы үзагач, пирит һәм башкалар; радиоактив элементлар — уран, торий, газлар (N2, H2, He, CH4, H2S, CO2, Rn); гидроминераль чимал (Br, I, Sr, Li); шифалы ләмнәр.
Кешенең тереклек эшчәнлегендә табигый байлыклар билгеле бер роль уйный, аларны куллану барышындагы үзгәрешләр хәзерге һәм киләчәк буын мәнфәгатьләренә турыдан-туры яки читләтеп булса да кагыла.
Табигый байлыклардан туктаусыз файдалануның артуы аларны сакчыл һәм хуҗалыкчан куллану зарурлыгын китереп чыгара; икътисадның уңышлы үсеше, табигатьне һәм аның компонентларын саклауда тискәре күренешләрне булдырмый калу шуңа бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.