Татарстанда өске катлам сулары, грунт сулары һәм катламара (артезиан) сулар; төче (тозлылыгы 1 г/л га кадәр), аз тозлы (1-10 г/л), тозлы (10-36 г/л) һәм нык тозлы (318 г/л га кадәр); салкын (20°Cка кадәр), җылы (20-37 °C) һәм кайнар (90 °C ка кадәр, Әлмәт шәһәре янында); эчәргә яраклы, техник, минераль һәм сәнәгать сулары бар.

Сәнәгать җир асты сулары ташкүмер һәм девон катламнарында һәм техноген суларда билгеләнгән. Алар составында югары концентрацияле 15-20 химик элемент исәпләнә, аш тозы, кальций гипохлориды, яндырылган магнезия, стронций карбонаты, техник бром, йод алу мөмкинлеге бар.

Кайнар (термаль, энергетик) җир асты сулары җылылык энергетикасы ихтыяҗларында: электр энергиясе, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен кулланылырга мөмкин.

ТРда җир асты сулары запасы – тәүлеккә 3,8 млн м3. Татарстан халкының җир асты сулары ресурслары белән тәэмин ителеше югары – бер кешегә елга 1,2 мең м3 су туры килә.

Җир асты суларын өйрәнү Казан университетында, ЦНИИгеолнерудта, «Татнефть» АҖнең җитештерү берләшмәләрендә һәм башкаларда; җир асты сулары мониторингы – сусаклагычлар янындагы стационар гидрогеологик полигоннарда, җир асты сулары күп алына торган һәм сәнәгать, көнкүреш калдыклары күмелә торган урыннарда алып барыла.

Җир асты сулары турында мәгълүмат ел саен Татарстан Республикасында табигый ресурсларның һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның торышы турында Дәүләт докладында басыла.