Эчтәлек

Нигезендә мифологик мотивлар ята.

Өч кызын кияүгә биргәч, әниләре ялгыз кала (табигатьтә кешенең ялгызлык мотивы) һәм дусты Тиен белән генә аралаша (кешенең хайваннар белән тыгыз мөнәсәбәте).

Авырып киткәч, ул Тиеннән кызларына хәбәр бирүен үтенә. Тиен килгәндә, олы кызы җиз ләгән чистарта торган була. «Ләгәннәрне чистартып бетергәч барырмын», — ди ул. Тиен: «Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!» — ди. Олы кыз шунда ук ташбакага әверелә (ташбаканың һәм аның кабыгының барлыкка килүен аңлата торган этиологик мотив). Тиен уртанчы кызга чыгып йөгерә. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга торган була. Уртанчы кыз да: «Эшем беткәч барырмын», — ди. Тиен, ачуланып: «Алайса, гомерең буе киндер сук!» — ди. Кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелә (үрмәкүч һәм пәрәвезнең барлыкка килүен аңлата торган этиологик мотив).

Шуннан соң хикәяләү тылсымлы әкияткә әверелә. Тиен тәрәзәсен какканда, кече кызның (әкиятләрдәге кече ул персонажына охшаган) камыр баскан чагы икән. Ул, бер сүз дә әйтмичә, кулын да сөртеп тормыйча, әнисе янына йөгерә. «И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр!» — дип әйтеп кала аңа Тиен.

Әкияти һәм мифологик элементларның үрелеп баруы әкиятнең борынгылыгын чагылдыра.

Әдәбият  

Өч кыз туган // Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр. К., 1994;

Этиологические мифы // Мифы народов мира. М., 1988. Т. 2.

Автор Ф.И.Урманчеев