4,5 меңгә якын төре билгеле. Җир шарының бөтен материкларында, океан һәм диңгезләрдә таралган.

ТР территориясендә бөҗәкләр белән тукланучылар (10 төр), кулканатлылар (12), кимерүчеләр (32), куянсыманнар (2), ерткычлар (17) һәм партояклылар (3) отрядларына керүче 76 төр бар.

Аларның төп үзенчәлекләре: үзәк нерв системасының югары үсеше, сизү органнарының катлаулы төзелеше, йон капламы булу, төрле тире бизләре (май, тир һәм башкалар; аеруча балаларын имезү өчен сөт бизләре булу әһәмияткә ия – классның исеме дә шуннан), бүленгән теш системасы (кискечләр, казык, урт (азу) алды һәм урт (азу) тешләр, аларның һәрберсе үз функциясен үти), даими диярлек тән температурасы (уртача 30 °C тирәсе), үпкә белән сулау, дүрт камералы йөрәк.

Имезүчеләрнең бер төрләре җир өстендә яшәү рәвешен үзләштергәннәр һәм тиз йөгерүгә җайлашканнар (тояклылар, бүре, куян) яисә сыену урынын җирдә тапкан (бурсык, сөркә, йомран); башкалары агачта яшәүгә күчкән (очкалак тиен, тиен, сусар); өченчеләре һавага күтәрелгән, һәм аларның алгы очлыклары канатка әверелгән (ярканат); дүртенчеләре җир астында яшәү рәвеше алып бара – аларның күрү сәләте шактый дәрәҗәдә редукцияләшкән һәм кайбер органнары туфракта йөрү юллары казуга җайлашкан (сукыр тычкан, кыр тычканчыгы); имезүчеләр арасында сулы тирәлек белән тыгыз бәйләнештә булган төрләр бар (җофар, кама, ондатра).

Тиен, куян, төлке, сусар һәм башка кыйммәтле мехлы хайваннар промысел әһәмиятенә ия.

Ярканатлар, җир тычканнары, ләтчә һәм башка зарарлы бөҗәкләрне һәм кимерүчеләрне юк итәләр.

Кайбер төрләре (күп кенә кимерүчеләр һәм тояклылар) үсемлекчелеккә, урман хуҗалыгына һәм башка зыян китерергә мөмкин.

Күп кенә имезүчеләр (мәсьәлән, кимерүчеләр) куркыныч авыру (чума, туляремия) тудыручыларны таратучы һәм йоктыручылар.

Татарстанда Америка чәшкесе, янутсыман эт, ондатра, гади сөркә климатка яраклашу узган.

34 төр ТРның Кызыл китабына кертелгән.