Географик урыны

Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман һәм Чирмешән районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – Әлмәт шәһәре.

Мәйданы – 2500,2 кв.км.

Халкы 2017 елда (Әлмәт шәһәрен дә кертеп) – 205592 кеше (татарлар –57,3%, руслар – 30,8%, чуашлар – 6,8%, мордвалар 2,2%).

Район составына 99 торак пункт керә.

Тарихы

1920 елга кадәр территориясе Самара губернасының Бөгелмә өязенә, 1920−1930 елларда ТАССРның Бөгелмә кантонына керә.

Оешкан вакытында районга 29 авыл советы, 63 торак пункт керә, аларда 44460 кеше,шул исәптән татарлар – 37703, руслар – 3012, башка милләт халыклары 3745 кеше яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1940 елда мәйданы – 1121 кв.км, халкы – 35,4 мең кеше, 23 авыл советы, 52 торак пункт була.

1959 елда Әлмәт районына таркатылган Акташ районының бер өлеше керә. (1930 елның 10 августында оештырыла, үзәге – шәһәр тибындагы Рус Акташы поселогы; оешкан вакытында районга 124 торак пункт керә, аларда 52025 кеше яши; 1959 елда район таркатыла, аның территориясе Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Беренче Май районына бирелә).

1960 елда район мәйданы 2114 кв.км тәшкил итә, составында посёлок советы, 23 авыл советы, 104 торак пункт исәпләнә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә 1963 елның.1 февралендә Әлмәт районына Азнакай районы, Зәй, Яңа Чишмә һәм Беренче Май районнарының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 5126 кв.км, халкы – 115 мең кеше, 47 авыл советы, 243 торак пункт керә.

Республикада административ-территориаль бүленеш үзгәрү сәбәпле, 1965 елның 12 гыйнварында Әлмәт районы территориясе 3167 кв.км га кадәр кими, халкы – 83,8 мең кеше, 32 авыл советы, 170 торак пункт кала.

1972 елның 1 ноябреннән авыл советларының кайберләре яңа оештырылган Зәй районына күчә.

2015 елда район мәйданы 2500,2 кв.км тәшкил итә, халкы (район үзәгеннән башка) – 51533 кеше. Шәһәр халкы – 10059 кеше, авылларда 41474 кеше яши (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы бер кв.км га 20,6 кеше туры килә).

Административ-территориаль бүленеш

Район составына 99 торак пункт керә (Әлмәт шәһәре мөстәкыйль муниципаль берәмлеккә ия), бер шәһәр җирлеге – шәһәр тибындагы Түбән Мактама (шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы) һәм 35 авыл җирлеге:

  • Габдрахман (Габдрахман авылы);
  • Әлмәт (Молодежный поселогы, Бота урманчылыгы, Дербедень авыллары);
  • Аппак (Аппак, ИлтәнБота, Владимировка, Рождественка авыллары);
  • БагражНикольский (Аргы Ивановка, БагражНикольский, Кече Баграж авыллары);
  • Бишмунча (Бишмунча, Акчишмә, КамаЕлга авыллары, Бахчасарай, Кызыл-Кичү поселоклары);
  • Борискино (Борискино, Добромыш авыллары, Березовка поселогы);
  • Бота (Бота авылы);
  • Васильевка (Васильевка, Улаклы Чишмә авылы);
  • Югары Акташ (Югары Акташ авылы);
  • Югары Мактама (ЮгарыМактама, Туктар авыллары);
  • Елховой (Елховой авылы);
  • Ерсубай (Ерсубай, ЯңаАлан);
  • Кәләй (Кәләй, Сабанчы авыллары);
  • КамаИсмәгыйль (Кама-Исмәгыйль авылы);
  • Кичү (Кичү, Нагорный авыллары);
  • Кичүчат (Кичучат авылы);
  • Клементейкино (Клементейкино, Баграж, Яңа Чишмә, Полянка авыллары);
  • Кузайкин (Кузайкино авылы);
  • Колшәрип (Колшәрип авылы);
  • УрманКәләй (Кәләй, Колшәрип тимер юл станцияләре поселоклары);
  • Мәмәт (Мәмәт, Чупай авыллары, Сәмәрканд поселогы);
  • Миңлебай (Миңлебай авылы, Миңлебай тимер юл станциясее поселогы);
  • Түбән Абдул (Түбән Абдул, Кызыл Көч авыллары);
  • Яңа Кәшер (Яңа Кәшер, Бикәсаз, Акчишма, Болгар1 авыллары);
  • Яңа Нәдер (Яңа Нәдер авылы);
  • Яңа Никольский (Яңа Нникольский, Салкын Алан, Иштирәк авыллары, Болтаево, Завод, Каменка, Кече Шуган, Поташ Аланы, Сосновка, Хазовка поселоклары);
  • Яңа Троицкий (Яңа Троицкий, Шөгерчә авыллары);
  • Рус Акташы (Рус Акташы авылы, Акташ станциясе);
  • Сәрән (Чуаш Сәрәне, Кителга, Рус Сәрәне авыллары);
  • Иске Михайловка (Иске Михайловка, Кәске, Байлар, Болгар2, Гөлбакча, Ирекле, Мөгезле Елга, Наратлы, Юкәле авыллары);
  • Иске Суркино (Иске Суркино, Яңа Суркино авыллары);
  • Сөләй (Сөләй, Яңа Михайловка, Урсалыбаш, Салкын Чишмә, Шарлама авыллары);
  • Тайсуган (Тайсуган авылы);
  • Ямаши (Ямаши, Рокашево, Красная Горка авыллары);
  • Ямаш (Ямаш, ЗайЧишмә, Березовка, Нолинка авыллары, Петровка поселогы).

Геологик төзелеше

Район территориясе Көньяк Татар тектоник гөмбәзенең үзәк өлешендә һәм аның көнбатыш сөзәклегендә урнашкан.

Чишмә, Кичү, Дала Зәе елгалары үзәннәрендә кызыл төстәге комташлар һәм балчыклар, Казан ярусы известьташлары ачыла. Елгаларның субүләр участоклары юка катламлы балчыксыл известьташлар һәм мергельләрдән торучы чуар төстәге Северодвинск токымнары белән капланган. Дала Зәе елгасының югары агымында җир өслегенә Уфа ярусының чуар һәм кызыл төстәге терриген утырмалары чыга (балчыклар, комташлар, алевролитлар, гипс катнаш аргиллитлар). Хәзерге һәм элекке елга үзәннәрендә аллювиаль һәм күл токымнарыннан торучы неоген системасы утырмалары ята.

Дүртенчел система утырмалары тоташ диярлек катлам хасил итә һәм чуерташ, вакташ, ком, балчыктан тора.

Файдалы казылмалар

Көньяк Татар гөмбәзенең уңай тектоник структураларындагы (локаль күтәрелмәләр, валсыман зоналар һәм башкалар) девон һәм ташкүмер утырмаларында нефть ятмалары ята. Район территориясендә дөньяда иң зур чыганакларның берсе булган Ромашкино нефть чыганагының төп өлеше, шулай ук күп кенә башка чыганаклар (Яңа Елховой, Берёзовка, Ямаш һәм башкалар) урнашкан.

Районның көнбатыш өлешендәге Уфа ярусы утырмаларында табигый битумнарның 25 чыганагы һәм ятмасы ачыклана. Көньяк Татар гөмбәзенең көнбатыш сөзәклегендә 900−1300 м тирәнлектә ташкүмер ятмалары бар.

Руда булмаган файдалы казылмалардан төзелеш һәм юл ташы, бораулау измәләре һәм керамзитлар әзерләү өчен бентонит балчыклар, карбонат токымнары һәм авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен торф чыгарыла.

Рельеф

Район Бөгелмә платосының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Рельефы утырма токымнардан торучы һәм елга үзәннәре, ерым-сызалар челтәре белән ергаланган күтәренке калкулыклы тигезлектән гыйбарәт.

Абсолют биеклек көньякта 330 м га җитә һәм акрынлап төньякка таба 200 м га кадәр төшә. Иң түбән биеклек Чишмә елгасы тугаенда 63 м тәшкил итә.

Елга үзәннәренең төзелеше асимметрияле: уң яктагы сөзәклекләр текә, биек, урыны белән урман каплаган, сул яктагылар – киң, сөзәк.

Кичү елгасының уңъяк һәм Дала Зәе елгасының сулъяк ярында ерым челтәре үсеш алган (тыгызлыгы 0,8 км/кв.км га кадәр), сызалар челтәре Дала Зәенең уңъяк ярында нык күзәтелә.

Районның төньяк-көнбатыш өлешендәге бу елгаларның субүләрләрендә рельефның карст формалары очрый (15−20 м киңлектәге, 5−8 м тирәнлектәге бүрәнкәләр, уйсулыклар, кайберләре су белән тулган).

Климат

Климаты уртача континенталь. Җәй − салкынча, явым-төшемнәрнең тигезсез, кышы чагыштырмача салкын һәм аз карлы булуы белән характерлана.

Уртача еллык һава температурасы 3,7оС, гыйнварьда −12,7оС (абсолют минимум −48оС), июльдә – 19,5оС (абсолют максимум 39оС) тәшкил итә. Салкын булмаган вакыт 134 көн дәвам итә.

Еллык явым-төшем күләме 494 мм, аның 69%ы – елның җылы вакытына (апрель−март) туры килә. Тотрыклы кар капламы ноябрь уртасында барлыкка килә, апрельнең беренче ункөнлеге ахырында эреп бетә. Кар капламының уртача биеклеге − 33 см (18−89 см аралыгында тирбәлә).

Тулаем алганда, ел әйләнешендә − көньяк (28,7%) һәм көньяк-көнбатыш (14,9%), кышын – көньяк (39,7%) һәм көньяк-көнбатыш (15,7%), җәен – төньяк (19,2%) һәм төньяк-көнбатыш (17,54%) юнәлешетәге җилләр исә.

Су ресурслары

Район территориясеннән 20 дән артык елга ага. Алар барсы да Кама елгасы бассейнына карый.

Иң зурысы – Дала Зәе елгасы, аның кушылдыклары Урман Зәе, Урсалы, Ямаш һәм башкалар районны көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтәләр. Дала Зәенең озынлыгы 211 км (район чикләрендә 50 км дан артык), елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/кв.км, елга тамагында суының иң аз вакытындагы чыгымы 6,15 куб м/с.

Районның көнбатыш ягындагы чиге буйлап Чишмә елгасы ага (озынлыгы 234 км, район чикләрендә 30 км дан артык, елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/кв.км, суының иң аз вакытындагы чыгымы 8,8 куб м/с).

Чишмә елгасының уң кушылдыгы булган Кичү елгасы бассейнында елга челтәре тыгызлыгы аеруча югары (озынлыгы 110 км, район чикләрендә 80 км дан артык, елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/кв.км, суының иң аз вакытындагы чыгымы 2,2 куб м/с).

Туфрак

Туфрак капламында селтесезләнгән һәм типик кара туфраклар өстенлек итә, алар зур территорияләрдә бөтен җирдә диярлек очрыйлар. Дала Зәе – Кичү, Кичү – Чишмә елгалары субүләрендә юка һәм уртача калынлыктагы селтесезләнгән һәм көлсуланган, балчыксыл һәм авыр балчыксыл кара туфраклар таралган. Типик кара туфраклар Дала Зәе елгасының уңъяк ярында һәм Урман Зәе елгасының югары агымы буенда үсеш алган.

Урман Зәе − Урсалы елгалары арасында, шулай ук Кичү һәм Дала Зәе үзәннәрендә соры, күбесенчә кара-соры һәм соры урман туфраклары формалашкан.

Дала Зәе үзәнендәге уйсулыкларда болын-кара, торфлы-сазлык һәм болын-сазлык туфраклары хасил булган, урыны белән – тозлаклар һәм солодлар урын алган.

Флора

Район территориясе далаланган болын һәм болынлы дала фрагментлары белән чиратлашучы киң яфраклы урманнардан торучы урман-дала зонасына карый. Урманнар район территориясенең 24,7%ын били.

Зур урман массивлары Чишмә − Кичү, Кичү − Дала Зәе, Дала Зәе − Урман Зәе субүләрендә урнашкан. Киң яфраклы урманнарның өске ярусын сабакчалы имән, вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге, шома карама; куаклыкта –чикләвек куагы, сөялле кабар агачы, урман зелпесе һәм башкалар үсә. Зур мәйданнарны усак һәм каен урманнары алып тора.

Далаланган болыннар һәм болынлы далалар төрле кылган ассоциацияләреннән тора.

Фауна

Хайваннар дөньясында поши, кәҗәболан, куян (үр куяны һәм ак куян), төлке, селәүсен, көртлек кош, соры көртлек һәм башкалар очрый.

Саклана торган территорияләр

Райондагы табигать истәлекләре:

  • “Чыршы һәм карагай урман культуралары, 1910–1913 еллар” − кеше тарафыннан утыртылып, урмандала шартларында үстерелгән, гади чыршы һәм Себер карагаеннан торучы урман (1987 елда билгеләнә, мәйданы 6,4 гектар),
  • “Акташ упкыны” күле − карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килә (Кәләй тимер юл станциясе поселогы янында, Дала Зәе елгасы үзәненең сулъяк сөзәклегендә урнашкан, 1978 елда билгеләнә, 1939 елның 7 августында хасил була, барлыкка килүе известьташлар, доломитлар һәм гипсларның җир асты сулары белән юылуы белән бәйле. Баштагы тирәнлеге 52 м, диаметр 4−5 м, 1960 еллар ахырына тирәнлеге 35 метрга кадәр кими, диаметры 25 метрга кадәр киңәя, упкын төбендә җир асты сулары белән туенучы 15 метр тирәнлектәге күл хасил була),
  • Дала Зәе (1978 елда билгеләнә) һәм Чишмә (1978 елда билгеләнә) елгалары.

Районның төньяк-көнчыгыш өлешендә 24,1 мең гектар мәйданда Әлмәт аучылык тыюлыгы урнашкан. Аның территориясе аша Дала Зәе, Урман Зәе, Урсалы елгалары ага. 1971 елда кәҗәболаннар санын арттыру максатыннан оештырыла. Тыюлыкта шулай ук поши, кабан дуңгызы, селәүсен, сусар, ак куян яши.

Икътисад

Район һәм Әлмәт район үзәге Татарстан Республикасының зур нефть сәнәгате үзәге булып тора. Районның барлык территориясендә нефть чыга.

Әлмәт “Дуслык” магистраль нефть үткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самара һәм башка нефть үткәргечләренең башлангыч пункты булып тора.

Район үзәгендә “В.Д.Шашин исемендәге Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте һәм аның бүлекчәләре: “Әлмәтнефть”, “Елховойнефть”, “Ямашнефть” нефть-газ чыгару идарәләре урнаша; биредә үк “Татарстан нефть-газ эшкәртү” идарәсе, кече нефть компанияләре (“Татнефтепром” ачык акционерлык җәмгыяте, “ТАТЕХ” ябык акционерлык җәмгыяте, “Татнефтеотдача” ачык акционерлык җәмгыяте, ”Кара Алтын предприятиесе” ябык акционерлык җәмгыяте, “Татойлгаз” ябык акционерлык җәмгыяте, “Болгарнефть” ачык акционерлык җәмгыяте, “СМП-Нефтегаз” ачык акционерлык җәмгыяте, “Чишмәойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Троицкнефть” ябык акционерлык җәмгыяте, “Нократойл” ачык акционерлык җәмгыяте, “Акмай” ачык акционерлык җәмгыяте) бар.

Машина төзелеше һәм металл эшкәртү предприятиеләре − “Әлнас” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Әлмәт торбалар заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Нефтемаш” ачык акционерлык җәмгыяте; төзелеш индустриясендә – “Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләр заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Баулюкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять; җиңел һәм азык сәнәгате предприятиеләре –“Әлмәт “Алсу” оек-оекбаш фабрикасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Әлмәт икмәк заводы” ачык акционерлык җәмгыяте.

Рус Акташы авылында кирпеч заводы эшли. Әлмәт һәм Кәләй урманчылыклары эшли.

Районда ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау, кошчылык, кыйммәтле мехлы җәнлек асрау үсеш алган.

Авыл хуҗалыгы җирләре 139,4 мең гектар мәйдан били, шул исәптән сөрүлек җирләр – 93,4 мең гектар (2013 елда). Уҗым һәм сабан бодае, көзге арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, шикәр чөгендере үстерелә.

Мөгезле эре терлекнең баш саны 2017 елның 1 гыйнварына 14041 тәшкил итә.

2015 елдан районда “Ягодная Долина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять агросәнәгать кластерының инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, мәйданы буенча Татарстанда беренче һәм Россиядә икенче урынны алып торучы хуҗалык оештырыла.

2014 елда районда 36 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли (2001 елда − 24 авыл хуҗалыгы предприятиесе, шул исәптән дәүләт унитар, 2 ачык акционерлык җәмгыяте, 2 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2 коммуналь предприятие, 16 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, ышанычлылык ширкәте, 13 ярдәмче хуҗалык).

Юллар челтәре

Район территориясеннән Әгерҗе − Акбаш тимер юлы, Казан − Оренбург, Чаллы – Әлмәт − Бөгелмә, Әлмәт − Сарман һәм башка автомобиль юллары уза.

Үткәргеч торбалар челтәре транспорты тыгыз.

Мәгариф

Районда мәгариф өлкәсендә (Әлмәт шәһәре белән бергә) 35909 укучысы булган (12699 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 23240 мәктәп укучысы) 153 учреждение бар (2016 елда): 60 мәктәп, 2 өстәмә белем бирү һәм 91 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.

Районда 5 югары (Әлмәт дәүләт нефть институты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты филиалы, “ТИСБИ” идарә университеты филиалы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты филиалы; Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты); 5 урта һөнәри белем бирү (һөнәри колледж, политехника техникумы, медицина колледжы, физик культура колледжы, Ф.З.Яруллин исемендәге музыка колледжы) учреждениесе эшли.

Мәдәният

Хәзерге вакытта мәдәният өлкәсендә 135 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшли. 2016 елда 672 клуб берләшмәсе (21 е халык исеменә ия), 51 фольклор коллективы була.

“Әлмәт” милли мәдәният үзәгендә халык уен кораллары ансамбле (Ш.Шәмгунов җитәкчелегендә), камера ансамбле (Ф.Хөснетдинова), тынлы уен кораллары оркестры (Н.Прец), академик хор (Х.Сафин) эшли.

Әлмәт төбәк тарихы музее (1994 елда Әлмәттә ачыла), Риза Фәхретдин мемориаль музее (Кичүчат авылы), Ф.Кәрими мемориаль музее (Миңлебай авылы), шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы тарихы музее (шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы), Х.Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее (Түбән Абдул авылы), шулай ук 17 мәктәп төбәк тарихы музейлары эшли.

Иҗат берләшмәләре: Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге (1963 елдан), Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең Әлмәт бүлеге (1997 елдан), Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге (1967 елдан).

Әлмәт татар драма театры республикадан читтә дә киң танылу ала (1944 елда колхоз-совхоз театры буларак ачыла, 1951 елдан драма театры). Аның сәхнәсендә ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Д.Кузаева, Г.Хөсәенов, ТРның халык һәм атказанган артистлары К.Вәлиев, Ә.Галиуллин, Ф.Зарипов, М.Нигъмәтҗанов, Ә.Садыйкова, Л.Садыйкова, Л.Солтанова, З.Туишева һәм башкалар татар, рус, дөнья драматургиясенең тирән эчтәлекле образларын иҗат итәләр.

1975 елдан Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң зур музей – Г.А.Стефановский исемендәге Әлмәт картина галереясе эшли (педагог, рәссам Г.А.Стефановский иницативасы белән ачыла). Музей фондында меңгә якын нәкышь сәнгате, графика, скульптура, нигездә, совет һәм татар сынлы һәм гамәли сәнгать әсәрләре тупланган.

Районда ел саен зурлап Нефть һәм газ сәнәгате көне һәм Әлмәт шәһәре көне бәйрәм ителә.

Татар телендә”Әлмәт таңнары” һәм рус телендә “Знамя Труда” (1954 елдан) район газеталары чыга. “Әлмәт таңнары” 1931 елдан чыга: беренче исеме – “Колхоз өчен көрәш” (Борьба за колхоз”), 1932 елдан – “Социализмга” (“К социализму”), 1957 елдан – “Маяк”, 1965 елдан – “Хезмәт байрагы”, 1990 елдан – хәзерге исемендә.

36 мәчет (10 мәчет – Әлмәттә, шул исәптән Р.Фәхретдин исемендәге үзәк мәчет; 26 – районда), Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе (1992 елдан), 13 чиркәү (Әлмәттә Казан Мәрьям Ана иконасы соборы, Петропавел храмы, Рождество Христово чиркәве) эшли.

Район территориясендә, нигездә, бронза гасырына һәм Урта гасырлар чорына караган 70 археология истәлеге табыла.

Сәламәтлек саклау

Районда сәламәтлек саклау өлкәсендә 7 дәүләт автоном медицина учреждениесе, “Татнефть” гавами акционерлыек җәмгыятенең һәм Әлмәт шәһәренең медицина-санитария часте, 8 республика сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы, 51 фельдшер-акушерлык пункты, 3 гомуми практика табибы һәм балалар табибы офисы, 6 дәвалау амбулаториясе һәм 2 участок хастаханәсе эшли.

Спорт

Район территориясендә 9 балалар спорт мәктәбе һәм 24 спорт федерациясе һәм клубы эшли.

Спорт инфраструктурасы үз эченә 619 объектны ала, шул исәптән “Юбилейный” спорт сарае, “Теннис-Сити” спорт комплексы, “Городской” стадионы, “Нефтьче” боз сарае, Каратэ йорты, “Снежинка” чаңгы базасы, “Ян” тауда чаңгы шуу комплексы, “Спутник” хоккей корты, 3 ябык йөзү бассейны, ат чабышлары өчен 3 ипподром.

Спортның 52 төре үсеш алган.

Районда 100 ишегалды спорт мәйданы, 43 хоккей корты, шуның 23 е – авыл җирлекләрендә. “Татнефть” гавами акционерлы җәмгыяте ярдәме белән 12 хоккей корты универсаль спорт мәйданчыгына камилләштереп ясала.

Әлмәт хоккей клубы “Нефтьче” Югары хоккей лигасына керә (тарихы 1964 елдан башлана; 1965 елдан “Спутник” исемендә; 1986 елдан хәзерге исемдә; 1992 елдан Югары хоккей лигасында; 2005 елда Әлмәттә хоккей клубы тарихы буенча музей ачыла).

Танылган кешеләре

Әлмәт районы:

  • күренекле татар философы, язучы, тарихчы, дин эшлеклесе Р.Фәхретдинның;
  • Советлар Союзы Геройлары М.Ә.Әхмәдуллин, Н.Е.Токарликов;
  • Дан орденының тулы кавалеры М.К.Алаев, Г.С.Сәләхетдинов, К.Т.Тимергалиев;
  • Социалистик Хезмәт Герое С.С.Гатауллин, Ә.Ш.Сафиуллин;
  • Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Н.Ә.Афзалетдинов;
  • фән һәм мәдәният эшлеклеләре: Ш.М.Бикчурина, Л.Г.Гыйльми, Х.Н.Камалов, Ф.Г.Кәрими, А.М.Таһиров, Ә.Р.Яруллин (Әхмәт Тимер);
  • дәүләт эшлеклеләре: Р.Г.Галиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, Ш.Ф.Тәхәветдинов һәм башкаларның туган ягы.

Юкка чыккан авыллардагы күренекле кешеләр:

Р.Н.Дияшев (1935 елда туган, Бигәш авылы) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре докторы, ТАССРның, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Я.Ф.Фәрхетдинов (1936, Бигәш авылы – 2004) – юрист, хокук фәннәре докторы, ТРның атказанган юристы;

Ә.Х.Шәкүров (1941, Бигәш авылы – 1989) – слесарь-монтажчы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры.