Тарихы

Авыл 1748 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, башка җирләргә күчерү пункты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5334 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Кәкре Елга авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда «Марс» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Әхтәмов). 1950 елларда аның составына Кәкре Елга, Үрнәк, Куәтле Елга, Якты Юл, Яшьләү, Кәтем авыллары керә.

1998 елда «Марс» колхозы «Баянов һәм К°» ширкәте итеп үзгәртелә. 2004 елдан «Марс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1934 елда Кәкре Елга машина-трактор станциясе оештырыла (беренче директоры – К.Гафуров). 1952 елда Азнакай машина-трактор станциясе составыннан бүленеп чыга. 1953 елдан Кәкре Елга машина-трактор станциясе 20 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.

Хщзер халкы күбесенчә «Марс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда элекке мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә, Ирекле, Кәтем, Илбәк, Мәсгут, Үрнәк авылларыннан балалар укый), 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1952 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, төбәк тарихы музее (1980 елдан, 19 ел дәвамында оештыручысы һәм җитәкчесе укытучы К.Вәлиев, авылның бер урамы аның исемен йөртә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2002 елда авылда «Әгъләметдин» мәчете ачыла.

Авыл зиратында «Марс» колхозы идарәсе әгъзасы, районда колхоз төзелешен пропагандалаучы активист С.Идиятов (1891–1930) кабере бар .

Күренекле кешеләре

Дәүләтша (1821 – 1908) – мулла, кабер ташларына уеп язучы;

Ф.Х.Хәлилов (1940 елда туган) -авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда. – 266 ир заты
1859 елда – 1001,
1890 елда – 1496,
1910 елда – 1794,
1920 елда – 2029,
1926 елда – 1489,
1938 елда – 1242,
1949 елда – 777,
1958 елда – 493,
1970 елда – 749,
1979 елда. – 743,
1989 елда – 721,
2002 елда – 709,
2010 елда – 671,
2015 елда – 723 кеше (татарлар).