ТАССРның Әлмәт районы Әлмәт авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәре) 1947 елның 22 маенда туган.

Атасы: Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкай улы (1918–2000). Партия хезмәткәре, сугыш һәм хезмәт ветераны, унбер хөкүмәт бүләгенә лаек булган.

Фәрит Мөхәммәтшинның эш-мәшәкатьләре. 1 бүлек

Рус телендә. Ф.Х.Мөхәммәтшинның шәхси архивы

Белеме

Әлмәт  газ сәнәгате техникумын (1972), Уфа нефть институтын (1979), Саратов югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1963–1966 елларда Әлмәт газ-бензин заводында токарь, «Әлмәтнефтьбор» тресты автотранспорт конторасында машина йөртүче булып эшләгән.

1966–1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә җитештерүне автоматлаштыру цехының контроль-үлчәү приборлары слесаре (1968–1970) вазифасын башкарган.

Фәрит Мөхәммәтшин. Тормыш баскычлары

Рус телендә. Ф.Х.Мөхәммәтшинның шәхси архивы

Партия һәм хуҗалык эшендә

1970–1989 елларда Әлмәттә партия һәм хуҗалык эшендә:

ВЛКСМ шәһәр комитетында инструктор (1970–1972), 

КПСС шәһәр комитетында инструктор (1972–1978);

халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары (1978–1985);

КПСС шәһәр комитеты икенче секретаре (1985–1987);

«Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең катлам басымын бер үлчәмдә тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы (1987–1988);

халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе (1988–1989).

1989–1990 елларда ТАССР сәүдә министры.

1990 елда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре.

Фәрит Мөхәммәтшинның эш-мәшәкатьләре. 2 бүлек

Рус телендә. Ф.Х.Мөхәммәтшинның шәхси архивы

Дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге

1990–1991 елларда ТР Министрлар Советы Рәисе урынбасары.

1991–1995 елларда ТР Югары Советы Рәисе.

1995–1998 елларда ТР Премьер-министры.

1998 елдан хәзергә кадәр ТР Дәүләт Советы Рәисе (I–V чакырылышлар).

Халык депутатларының Әлмәт шәһәр Советы халык депутаты (1978–1990).

ТР халык депутаты (1990–1995), ТР Дәүләт Советы депутаты (1995 елдан хәзергә кадәр).

РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы I чакырылыш депутаты (1993), РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы (1998–2002).

1999 елдан «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы рәисе.

2003 елдан «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре,  «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Генераль советы Президиумы әгъзасы.

2007 елдан Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе.

2001–2016  елларда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында РФ делегациясе әгъзасы (КМРВСЕ).

2003 елдан Европа  Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф комитеты рәисе урынбасары, 2004–2010 елларда шуның рәисе.

2004–2010 елларда Европа Советының шул ук исемдәге берләштерелгән комитеты рәисе урынбасары.

2010 елдан Европа регионнары Ассамблеясе бюросы әгъзасы.

2011–2017 елларда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, рәисе.

2001–2005 елларда РФ субъектларының «Зур Идел» үзара икътисадый эшчәнлек ассоциациясе вице-президенты.

2001 елдан РФ Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары җитәкчеләре ассоциациясе әгъзасы. 2005–2007, 2015–2017 елларда  РФ Идел буе федераль округындагы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары җитәкчеләре ассоциациясе координаторы.

2015 елдан РФ Федераль Собраниесе каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән үзара эшчәнлек Советы рәисе урынбасары.

2012 елдан РФ Федераль Собраниесе каршында закон чыгаручылар Советының  Президиум әгъзасы.

2012 елдан РФ Федераль Собраниесе каршында закон чыгаручылар Советының халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

2017 елдан РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәне үстерү Советы әгъзасы.

2017 елдан Азия һәм Африка халыклары белән бердәмлек һәм хезмәттәшлек буенча Россия комитетының Попечительлек советы әгъзасы (РКССАА).

1999–2006 елларда Җирле үзидарә буенча республика Советы рәисе.

1999 елдан ТР Иминлек советы Рәисе урынбасары.

2009 елдан ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы рәисе.

2013 елдан ТР Президенты каршындагы Милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр Советы Рәисе урынбасары.

2011 елдан ТР Волейбол федерациясе президенты.

2006 елдан «Авторетроклуб-21» тарихи техника яратучылар клубы» Татарстан Республикасы һәвәскәр автойөртүчеләрнең региональ иҗтимагый оешмасы президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Социологик фәннәр кандидаты (1996).

Сәяси фәннәр докторы (2001).

РФ Технология фәннәре академиясе академигы (1999 елдан).

Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең Мактаулы академигы.

Фәрит Мөхәммәтшин. Чор көзгесе

Рус телендә. Ф.Х.Мөхәммәтшинның шәхси архивы

Россия парламентаризмы үсешенә керткән өлеше

Ф.Х. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасында парламентаризм, дәүләтчелек һәм демократия үсешенә, гражданнар җәмгыяте һәм җирле үзидарә институтлары барлыкка килүгә, РФ регионнары һәм чит илләр белән парламентара хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертә.

Биш чакырылыш дәвамында (1998 елдан хәзергә кадәр) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары корпусына җитәкчелек итә, ике дистә елдан артык аның алмашсыз рәисе булып тора. Аның җитәкчелегендә республиканың нәтиҗәле эшләп килүче вәкиллекле (закон чыгару) органы төзелде.

Милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру;

коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен норматив-хокукый тәэмин итү;

бизнес һәм сәнәгать үсеше, инвестиция климатын яхшырту максатында региональ инфраструктуралар эшчәнлеген законнар белән тәэмин итү;

яшьләр парламенты хәрәкәтен үстерү, физик культура һәм спортны үстерү буенча дәүләт сәясәтен законнар белән тәэмин итү

мәсьәләләренә Ф.Х. Мөхәммәтшин аеруча игътибар бирә.

Ф.Х. Мөхәммәтшин региональ багланышларны РФнең халыкара хезмәттәшлеген БМО, Европа киңлегенә чыгарып үстерүгә зур тырышлык куя. Хәзерге вакытта Татарстан парламенты эшчәнлеге Федерация субъектлары арасында да, чит илләрдә дә танылды.

Фәрит Мөхәммәтшин. Гаилә

Рус телендә. Ф.Х.Мөхәммәтшинның шәхси архивы

Дәүләт бүләкләре

  • «Ватан алдындагы казанышлар өчен» III дәрәҗә (2017) ордены,
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2012),
  • Халыклар дуслыгы ордены (2012),
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2007),
  • Почет ордены (2005),
  • Дуслык ордены (1997), 
  • «Намус һәм фидаркарьлек өчен» ордены,
  • «2005 ел спикеры» мактаулы титулы.

Халыкара бүләкләр

«Европа  Советының  Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мактаулы әгъзасы» исеменә лаек булды һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы медале белән бүләкләнде.

Хезмәтләре

Ф.Х. Мөхәммәтшин – федератив корылыш, күчеш чорында милләтара мөнәсәбәтләр, сәясәт һәм икътисад мәсьәләләренә багышланган монографияләр һәм күп санлы мәкаләләр авторы.

Төп хезмәтләре:

Татарстан на перекрестке мнений: проблемы, тенденции, перспективы. Казань, 1993 (автордаш);

Республика Татарстан: от референдума до договора. Казань, 1995;

Республика Татарстан: время больших перемен. Казань, 1996;

Республика Татарстан в зеркале общественного мнения (90-е годы. Социолого-экономический аспект). Казань, 1998;

Республика Татарстан: особенности социально-политического развития на рубеже веков. Казань, 2000;

Региональный политический процесс в федеративном и социологическом измерениях. Казань, 2002 (автордаш);

Республика Татарстан: новейшая история: События. Комментарии. Оценки. В 3 т. Казань, 2000–2009 (автордаш);

Конституция Республики Татарстан – 25 лет по пути реформ и политической стабильности / Конституционное и муниципальное право. №9. 2017; һ.б.

Әдәбият 

Парламент Татарстана:его лидеры в зеркале истории. Казань, 2009;

#Мухаметшин. Первоисточник. Казань, 2013;

Вәлиев Р. Терпение – золото. (Интервью Ф.Х. Мухаметшина)
//Звезда Поволжья. 2007, 11–16 мая;

Аляутдинова Д. Фарид Мухаметшин: «Я не жалею ни об одном проделанном шаге» (Интервью) //Татарские новости. 2007. №5–6;

Миңнуллин Р. Татарның затлы улы! //Ватаным Татарстан. 2007 ел, 25 май;

Вәлиев Р. Сабыр төбе – сары алтын... (Ф.Х. Мөхәммәтшин белән әңгәмә) //Шәһри Казан. 2017 ел, 22 май;

Шестьдесят промчалось весен. Спикеру Госсовета Фариду Мухаметшину – 60//Элита Татарстана. 2007, май;

Еще один шаг. Беседа с Ф.Х.Мухаметшиным //Элита Татарстана. 2007, январь;

Мухаметшин Ф.Х. //Энциклопедия «Лучшие люди России», 2005, Т.1;

Лучший спикер весь в труде //Труд. 2005. №1/64;  и др.

Таһиров И. Ил-көн гамен салып иңнәргә //Мәдәни җомга. 2017 ел, 18 май.