Урнашуы

Шәһәр Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Әлмәт тимер юл станциясеннән (Әгерҗе−Акбаш линиясе) 13 км көнчыгыштарак, Дала Зәе елгасының урта агымында урнашкан. Казаннан 279 км ераклыкта.

Автомобиль юллары төйнәлеше.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – район үзәге.

1952 елның 25 мартында шәһәр тибындагы Әлмәт посёлогына үзгәртелә, 1953 елның 3 ноябреннән – шәһәр.

Тарихы

Шәһәр тарихы бу җирләргә 1720 ел тирәсендә Казан, Пенза, Сембер һәм Зөя өязләреннән күчеп килгән ясаклы татарлар нигез салган Әлмәт авылыннан башлана. Авылның XVIII−XIX йөзләрдәге икенче исеме−Әлмәт-Муллино. Беренче язма истәлекләр 1735 елга карый.

XVIII−XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, ясаклы татарлар, дәүләт крәстияннәре, асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта-кап сугу, вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, сәүдә итү, олаучылык таралган була.

1795 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, почта ямы, казна шәраб йорты, тимерчелек, чәршәмбе базары эшли; 1859 елда – мәчет, мәдрәсә (1850 ел), почта станциясе, 2 завод, ярминкә; 1889 елда – волость идарәсе, 2 мәчет, мәктәп, 2 балавыз кайнату һәм терлек мае эретү заводлары (1862 елга кадәр), ярма яргыч, земство врачы; 1896−1897 елларда – волость идарәсе, 3 мәчет, 2 мәдрәсә, мәктәп, земство хастаханәсе, ярма ярдыру пар тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете, 12 бакалея һәм 2 мануфактура кибете, 2 базар сәүдә рәте һәм 6 ярминкә рәте, чәршәмбе базары (XVIII йөз ахырыннан), һәр елны 20−26 декабрьдә ярминкә (1830 еллардан) үткәрелә.

XIX йөзнең икенче яртысында Әлмәт районында становой пристав урнаша.

Халкы 1773−1775 еллардагы крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

Әлмәт авылы мөселманнарга хас шәһәр төзелеше структурасы белән ярымшәһәр торулыгы билгеләренә ия: төп мәйдан, мәчет һәм базар авыл уртасында урнашкан. Авылның үсеше сәүдә һәм кәсепчелек белән бәйле.

XX йөз башында Әлмәттә 3 җамигъ мәчет эшли: беренчесе − 1829 елда (1875 елда үзгәртеп төзелә, 1901 елда янып китә, 1903 елда кабат төзелә, 1850 елда аның каршында мәдрәсә ачыла, 1939 елда ябыла, бинасы яслегә бирелә), икенчесе – 1877 елда (1880 елда аның каршында мәдрәсә ачыла, 1901 елда янып китә, 1905 елда И.Ильясов акчасына яңадан төзелә, 1934 елда ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә, классицизм стилендәге архитектура истәлеге), өченчесе 1896 елда салына (1900 елда аның каршында мәдрәсә ачыла, 1928 елда ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә).

1912−1913 елларда Әлмәттә күпер төзелә. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4416 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Әлмәттә Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1955 елда колхозның төп байлыгы Вахитов исемендәге колхозга бирелә (Югары Мактама авылы).

1950 елларда Горький исемендәге үзәк шәһәр паркы ачыла,

  • 1954 елда – Горький исемендәге клуб, 1956 елда – “Россия” кинотеатры,
  • 1957 елда – хастаханә шәһәрчеге, бала тудыру йорты, балалар хастаханәсе, туберкулёзга каршы диспансер, икмәк заводы, тимербетон эшләнмәләр заводы,
  • 1958 елда – үзәк парк (2003 елдан – Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге парк),
  • 1959 елда – мебель фабрикасы,
  • 1960 елларда – консерв заводы,
  • 1962 елда – шәһәр радиотапшырулар редакциясе, шин ремонтлау заводы, “Нефтьче” стадионы,
  • 1963 елда – руда булмаган төзелеш материаллары комбинаты,
  • 1964 елда – “Дуслык” магистраль нефть үткәргеченең беренче тармагы, кондитер фабрикасы,
  • 1966 елда – Әлмәт торбалар заводы (башта спираль җөйле торбалар әзерләү кыр базасы), автомобильтракторлар ремонтлау заводы (1990 елдан – “Нефтемаш” заводы), консерв заводының беренче чираты сафка баса,
  • 1967 елда – “Нефтьче” боз сарае, Казан “Радиоприбор” берләшмәсе филиалы (1977 елдан Әлмәт “Радиоприбор” заводы), сөт комбинаты, “Снежинка” чаңгы базасы,
  • 1971 елда – химчистка фабрикасы,
  • 1973 елда – йогышлы авырулар хастаханәсе,
  • 1974 елда – Физик культура йорты (хәзер “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең спорт комплексы),
  • 1983 елда “Юбилейный” спорт сарае,
  • 1986 елда – “Алсу” оекоекбаш фабрикасы,
  • 1989 елда – “Болгар” кинотеатры,
  • 1991 елда – Әлмәт “Луч” телестудиясе (соңыннан “Луч” телекомпаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять),
  • 2005 елда – Каратэ йорты,
  • 2007 елда – “Теннис-Сити” спорт комплексы.

Хәзерге Әлмәт − ТР нефть сәнәгатенең иң эре үзәге. Нефть һәм газ чыгару өлкәсендә: “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте һәм аның бүлекчәләре: “Әлмәтнефть”, “Елховойнефть”, “Ямашнефть” нефть һәм газ чыгару идарәләре; газ эшкәртү өлкәсендә: “Татарстан нефть-газ эшкәртү” идарәсе; машина төзелешендә, металл эшкәртү һәм төзелештә: “Әлнас” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Әлмәт торбалар заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Әлмәт тимер-бетон эшләнмәләр заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Әлмәт “Радиоприбор “ заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Нефтемаш”, шин ремонтлау, кирпеч, асфальт-бетон, балчык порошогы, эре панельле йортлар төзелеше заводлары һәм башкалар эшли.

Җиңел һәм азык сәнәгате предприятиеләре: кондитер һәм макарон фабрикалары, сөт-сыр ясау комбинатлары, икмәк заводы, консерв һәм ликёр-аракы заводлары, “Алсу” оек-оекбаш фабрикасы һәм башкалар.

Әлмәт – “Дуслык” магистраль нефть үткәргеченең һәм шулай ук Түбән Новгород, Пермь, Самара һәм башка нефть үткәргечләренең башланган урыны.

Мәгариф

Әлмәтнең мәгариф өлкәсендә 18 урта мәктәп, 2 лицей, 2 гимназия, 2 номерлы кичке (сменалы) урта мәктәп (1958 ел), сәламәтлекләренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 номерлы мәктәп (1980 ел), махсус (коррекцияле) VI төр интернат-мәктәп (2000 ел), хосусый гомуми белем бирү оешмасы “23 номерлы “Менеджер” урта мәктәбе” (1995 ел), хосусый гомуми белем бирү “Татнефть-школа” башлангыч мәктәбе (1985 ел), физик культура колледжы (1966 елда республика физик культура техникумы буларак ачыла), медицина колледжы (1990 елда медицина училищесе буларак ачыла), политехника техникумы (1964 елда Казан төзелеш техникумы филиалы буларак ачыла), Ф.З.Яруллин исемендәге музыка колледжы (1964 елда музыка училищесе буларак ачыла), һөнәри колледж (1975 елда 65 номерлы техник училище буларак ачыла), “Әлмәт мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы” хосусый белем бирү учреждениесе (2002 ел); Әлмәт нефть институты (1959 елда И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть институтының Кичке татар факультеты буларак оештырыла), В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты филиалы (1994 елдан), Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты (1996 елда Әлмәт муниципаль университет буларак ачыла), “ТИСБИ” идарә университеты филиалы (1996 елдан), А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты (КАИ) филиалы (2001 елдан) бар.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә:

  • Р.Н.Нәгыймов исемендәге 1 номерлы (1954 елдан), 2 номерлы (1979 елдан) һәм 3 номерлы (1994 елдан) балалар музыка мәктәпләре;
  • 1 номерлы (1964 елдан) һәм 2 номерлы (1989 елда картиналар галереясе базасында ачыла, 2008 елдан 11 номерлы урта мәктәп бинасында) балалар сәнгать мәктәбе;
  • яшь техниклар станциясе (1973 елдан);
  • Балалар-яшьүсмерләр иҗат үзәге (1954 елда Пионерлар йорты буларак ачыла);
  • “Кванториум” балалар технопаркы (2007 елдан);
  • балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәпләре: алкалы хоккей (1978 елдан), өстәл теннисы (1985 елдан), олимпия резервы (1997 елдан), “Юность” (2000 елдан), ат спорты (2006 елдан), теннис (2007 елда “Теннис-Сити” спорт комплексы базасында ачыла), футбол (2009 елдан), шахмат (2011 елда Шахмат клубы базасында (2005 ел) ачыла) эшли.

Әлмәттә 51 балалар бакчасы бар.

Мәдәният

  • 12 китапханә,
  • картиналар галереясы (1975 елда ачыла, оештыручысы – Г.А.Стефановский, коллекциядә 1000 нән артык саклау берәмлеге исәпләнә, “Нефтьче” мәдәният сараенда урнашкан),
  • Әлмәт төбәк тарихы муззе (1994 елда ачыла, 2003 елда яңа бина төзелә, экспозиция археология, төбәк тарихы, Бөек Ватан сугышы, нефть чыгару тарихына, С.Сөләймәновага багышлана, музей фондында 3,5 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә),
  • “Технорама” фән һәм техника музее (2016 елдан),
  • Әлмәт татар драма театры (1944 елда колхозсовхоз театры буларак ачыла, 1951 елдан драма театры, хәзер 1960 елда төзелгән Техниклар йорты бинасында урнашкан),
  • “Нефтьче” мәдәният сарае (1981 елдан),
  • “Әлмәт” милли мәдәният үзәге (1996 елдан),
  • “Юбилейный” спорт сарае (1983 елдан),
  • “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы (1981 елдан),
  • Әлмәт мөселман дини мәгърифәт үзәге һәм Р.Г.Галиев исемендәге мәчет (1998 елдан),
  • 1 нче мәхәллә мәчете (1977 елда ачыла, 1995 елда манара куела),
  • 2 нче мәхәллә мәчете (1993 елдан),
  • “Аксу” 3 нче мәхәллә мәчете,
  • Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге 4 нче мәхәллә мәчете (1989 елда ачыла, 1992 елда аның каршында Р.Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсе эшли башлый),
  • “Зиннур” 5 нче мәхәллә мәчете (1995 елдан),
  • “Бигәш” 6 нче мәхәллә мәчете (2000 елдан),
  • 7 нче мәхәллә мәчете (1994 елдан),
  • “Нурсала” 8 нче мәхәллә мәчете (2004 елдан),
  • “Мәдинә” 9 нче мәхәллә мәчете,
  • Казан Мәрьям Ана иконасы кафедераль соборы (2007 елдан),
  • Петропавел чиркәве (1992 елдан),
  • Рождество Христово чиркәве (2000 елдан),
  • Николай Чудотворец чиркәве (2005 елдан),
  • “Всех Святых” кәшәнәсе (2005 елдан),
  • “Утоли моя печали” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе (2010 елдан),
  • Сергий Радонежский кәшәнәсе (2014 елдан) эшли.

Әлмәт шәһәре читендә стадион, ипподром, чишмә комплексы, “Ана” скульптура композициясен үз эченә алган “Сабантуй” гомумшәһәр җәмәгать-спорт комплексы төзелә.

Шәһәрдә Г.Тукайга (1967 ел), М.Җәлилгә (1978 ел), Татарстан нефтьчеләренә (1984 ел), Өч миллиард тонна нефть чыгаруга багышланган монумент (2007 ел) куелган.

Шәһәрдә күп кенә үзешчән клуб берләшмәләре эшли, 5 коллектив “халык ансамбле” исеменә ия:

  • “Болгар” гармунчылар ансамбле (1979 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы − В.Б.Сабиров),
  • “Дубравушка” рус җырлары хоры (1986 елдан, 1986 елдан – халык ансамбле, нигез салучы − Е.И.Постникова),
  • “Хыял” (1999 елдан, 2011 елдан – халык ансамбле, нигез салучы − И.А.Сәгъдиева),
  • “Гармония” (2003 елдан, 2011 елдан халык ансамбле, нигез салучы − Г.Н.Бибанина),
  • “Родник” (2003 елдан, 2015 елдан – халык ансамбле, нигез салучы − Н.Б.Гыязетдинова) вокаль ансамбльләре.

Шәһәр янында археология истәлекләре: Әлмәт туктаулыгы (буралы курган культурасы) һәм Әлмәт каберлеге табыла.

Күренекле кешеләре

Н.Җ.Әхмәтов (1954 елда туган) – геолог, ТРның атказанган геологы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Г.Әхсәнов (1935−2003) – шагыйрь, журналист;

Н.Г.Ахунова (1959 елда туган) – шагыйрә;

М.З.Баһаветдинов (1951 елда туган) – спортчы (көрәш, самбо), СССРның халыкара класслы спорт остасы;

И.В.Баһманов (1932−2015) – актер, ТАССРның халык артисты;

Л.Ә.Бадыйкшан (1919−2015) – язучы;

Нуриәхмәт бине Вәлиәхмәт (1880−?) – ташка уеп бизәк ясаучы, каллиграф;

Х.Х.Вәлиәхмәтов (1950 елда туган) – журналист, публицист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

П.М.Голышев (тәхәллүсе П.Михеев) (1925, Урсалы авылы, хәзер Әлмәт микрорайоны – 1989) – журналист, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Знамя Труда” газетасының баш мөхәррире;

Н.Г.Ибраһимов (1955 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе;

Б.А.Йосыпов (1903−1983) – артиллерист, полковник, Бөек Ватан сугышында катнаша, ике Ленин ордены кавалеры (Әлмәт урамнарының берсе аның исеме белән атала);

И.Г.Йосыпов (1937−2011) – нефтьче, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Г.К.Кованова (1957 елда туган) – инженер-программист, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.А.Ларочкина (1950 елда туган) − геолог-нефтьче, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Н.Ө.Маганов (1958 елда туган) – нефтьче, ТРның атказанган нефтьчесе, “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Дуслык, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры;

Р.Ө.Маганов (1954 елда туган) – нефтьче, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (өч тапкыр), “ЛУКОЙЛ” гавами акционерлык җәмгыятенең беренче башкарма вице-президенты (2006 елдан), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

С.А.Мартынов (1962 елда туган) – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Х.Мөхәммәтшин (1947 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, сәясәт фәннәре докторы, ТР Дәүләт Советы рәисе (1998 елдан), Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

И.Н.Плотникова (1960 елда туган) – геолог, геология-минералогия фәннәре докторы, Казан федераль университетының нефть һәм газ геологиясе кафедрасы мөдире (2008 елдан);

Р.Н.Сәлахетдинов (1963 елда туган) – монументалист, каллиграф, нәкышьче, педагог;

Ә.Ш.Сафиуллин (1927 елда туган) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

З.Сафиуллин (1963 елда туган) – композитор, җырчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

А.П.Скворцов (1946 елда туган, Урсалы авылы, хәзер Әлмәт микрорайоны) – тау инженеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе (1993);

А.Н.Тюрин (1956 елда туган) – геолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

В.Г.Фадеев (1961 елда туган) – тау инженеры, техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Ә.Хәйруллин (1954 елда туган) – инженер-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе;

В.Г.Хозин (1939 елда туган) − химик-технолог, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, РФнең атказанган фән эшлеклесе;

Ә.Р.Яруллин (Әхмәт Тимер) (1912−2003) – тюрколог, монгол телләре белгече, филология фәннәре докторы.

Тормышы һәм эшчәнлеге Әлмәт белән бәйле шәхесләр

Һади Атласи (1876−1937) – дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм мәгърифәтче, II Дәүләт Думасы депутаты (1907 ел), 1903 елдан 1909 елга кадәр Әлмәт беренче җамигъ мәчете мәхәлләсенең имам-хатибы;

Гамил Афзал (1921−2003) – шагыйрь-сатирик, ТАССРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (ул яшәгән йортка мемориаль такта куела);

Г.А.Ахунов (1925−2000) – ТРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1956−1968 елларда ТАССР Язучылар берлеге Әхмәт бүлегенең җаваплы сәркәтибе булып эшли);

К.Г.Булатова (1936 елда туган) – шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы;

Р.Т.Булгаков (1931−1989) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты, Социалистик Хезмәт Герое;

К.А.Вәлиев (1906−1980) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое (Әлмәтнең бер урамы аның исеме белән атала);

Ә.В.Вәлиханов (1927−2006) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша (Әлмәттә бюсты куела);

Ш.Г.Галиев (1919−1988) – Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Ә.Г.Гарифуллин (1922−1985) – инженер-икътисадчы, уйлап табучы, РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, СССРның мактаулы нефтьчесе, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

С.С.Гобәйдуллин (1929−2010) – кран машинисты, Социалистик Хезмәт Герое;

М.П.Гринь (1924−2003) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, СССР Югары Советы депутаты (1962−1966 елларда), СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.М.Грицишина (1938−2012) – инженер-нефтьче, ТАССРның атказанган нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате отличнигы, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

О.В.Данилова (1970 елда туган) – спортчы (чаңгыда узышу), атказанган спорт остасы, ике тапкыр Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы;

Н.Г.Драцкий (1930−1982) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое;

Н.Г.Зәйнуллин (1931−1981) – электр белән эретеп ябыштыручы, Социалистик Хезмәт Герое;

В.И.Ларин (1912−2001) − журналист, “Знамя труда” газетасының беренче редакторларыннан, “Белем” җәмгыяте шәһәр оешмасы җитәкчесе (ул яшәгән йортка мемориаль такта куела);

Ә.М.Маликов (1921−2009) – шагыйрь-фронтовик, Әлмәт шәһәре әдәби иҗат берләшмәсен оештыручы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы (ул яшәгән йортка мемориаль такта куела);

М.Г.Миңлекәев (1930−2012) – техник-механик, Социалистик Хезмәт Герое;

А.Г.Нугайбәков ((1947 елда туган) – тау инженеры, техник фәннәр докторы, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, РФ Хөкүмәтенең Дәүләт бүләге лауреаты, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

Д.М.Нуретдинов (1937 елда туган) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның мактаулы нефтьчесе;

П.Ф.Савельев (1932−2001) – техник-механик, Социалистик Хезмәт Герое (Әлмәттә бюсты куела);

С.Г.Сөләймәнова (1926−1980) – татар шагыйрәсе (Әлмәтнең бер урамы аның исеме белән атала, аның исемендә ел саен бирелә торган әдәби премия һәм стипендия булдырыла, бюсты куела);

К.Т.Тимергалиев (1924−1982) – Дан орденының тулы кавалеры;

З.Х.Туишева (1919−2018) – актриса, режиссер, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

Р.Г.Төхфәтуллин (1924−1994) – язучы-прозаик (Әлмәтнең бер урамы аның исеме белән атала, аның исемендә премия булдырыла);

Н.А.Тюнин (1931−1995) – машинист-экскаваторчы, Социалистик Хезмәт Герое (Әлмәтнең бер урамы аның исеме белән атала, бюсты куела);

Г.М.Хазиев (1930 елда туган) – бораулау мастеры, Социалистик Хезмәт Герое (Әлмәттә бюсты куела);

З.Г.Шәрифуллин (1910−2010) – нефть чыгару операторы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның мактаулы нефтьчесе (Әлмәттә бюсты куела).

Халык саны

1782 елда – 176 ир заты;
1795 елда – 700,
1859 елда – 1518,
1889 елда – 2347,
1908 елда – 2228,
1920 елда – 2778,
1926 елда – 1924,
1938 елда – 2844,
1949 елда – 3078,
1959 елда – 48600,
1970 елда – 87000,
1979 елда – 109400,
1989 елда – 136400,
2002 елда – 140400,
2010 елда – 146300,
2015 елда – 151157 кеше (татарлар – 53,1%, руслар – 40,1%, чуашлар – 2,2%).