Тарихы

Авылга XVII йөзнең уртасында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында алпавыт Мельгуновлар, XIX йөздә – Желтухиннар һәм Львовлар). Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, балта эше белән шөгыльләнә.

1761 елда приход кешеләре һәм алпавыт А.В. һәм М.В. Мельгуновлар акчасына бер чаң манаралы һәм Коткаручының илаһи образы хөрмәтенә бер приделлы таш Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә (неоклассицизм һәм барокко стилендәге архитектура истәлеге, 1930 еллар ахырында ябыла, хәзер эшләми). Андагы Мәрьям ана иконасы могҗизалы көчкә ия дип санала, шуның өчен аерым хөрмәткә ия. Чиркәү каршында китапханә була.

1874 елда земство училищесе ачыла (бер класслы, аерым йортта урнаша), 30 ир бала һәм 60 кыз бала укый, шул исәптән Ямкино һәм Берёзовая Грива авылларыннан. Попечителе – Н.П.Залесский. 1903 елда 30 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

XIX йөз уртасыннан авылда һәр елның 26 июнендә ярминкә үткәрелә.

ХХ йөз башында авылда картлар һәм гарипләр йорты, 5 тегермән, 2 тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1412,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкасс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Войкино авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный луч» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.В.Марюков), 1981 елдан, үзгәртүләрдән соң, «Войкино» совхозы составында (1996–2002 еллларда «Войкино» күмәк хуҗалыгы).

Халкы күбесенчә «Кызыл Шәрекъ Агро» ачык акционерлык җәмгыятендә эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда земство училищесе бинасында башлангыч мәктәп ачыла.

Авылда мәдәният йорты, балалар бакчасы (1984 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2000 елларга кадәр урта мәктәп эшли (элекке земство училищесе бинасында урнаша).

Авыл янында неолит дәвере, Имәнкискә һәм буралы курган культуралары, Идел буе Болгар чорына караган 18 археология истәлеге табыла: Базяково авылыннан 6 км читтә республика күләме әһәмияткә ия Болгар чоры (X–XIII вв.) Базяково шәһәрлеге урнаша (җирле халык арасында «Сковорода» исеме белән билгеле).

Күренекле кешеләре

М.А.Федин (1920–1948) – Советлар Союзы Герое, һава десанты гаскәрләренең гвардия сержанты.

Халык саны

1782 елда – 342 ир заты;
1859 елда – 745,
1897 елда – 1037,
1908 елда – 1098,
1920 елда – 1196,
1926 елда – 1058,
1958 елда – 363,
1970 елда – 319,
1979 елда – 261,
1989 елда – 236,
2002 елда – 215,
2010 елда – 186,
2015 елда – 187 кеше (руслар).