Эчтәлек

Атамасы борынгы рус телендәге ушкуй – ишкәкле көймә – сүзеннән.

Ушкуйниклар отрядларын боярлар төньякта яңа җирләр яулау һәм Идел, Чулман буйларындагы халыкларны, сәүдә көймәләрен талау өчен 1320 елларда туплыйлар.

Алтын Урда көчсезләнгәч, ушкуйниклар аның территориясендә юлбасарлык кылып йөриләр. 1360 елда Җүкәтау шәһәренә һөҗүм итәләр. Алтын Урда ханы Хызыр таләбе буенча рус кенәзләре ушкуйникларны фаш итәләр, Урдада алар җәзалап үтереләләр.

Чираттагы һөҗүм 1366 елда була. Ушкуйниклар Түбән Новгородны талыйлар һәм Болгар шәһәренә юнәләләр.

1374 елда Болгарда яшәүчеләр ушкуйниклардан йолым түләп котылалар.

Ушкуйниклар 1375 елда Кострома һәм Түбән Новгород шәһәрләрен талап, Хаҗитархан шәһәренә барып җитәләр, шунда тар-мар ителәләр.

1391 елда Җүкәтау һәм Кашан шәһәрләрен басып алалар, Идел буендагы халыкны талап, өйләренә күп табыш белән кайталар.

Ушкуйникларның соңгы һөҗүмнәреннән берсе 1409 елда була. Новгород посаднигы Онфал Никитин җитәкчелегендәге ушкуйниклар төркеме 250 каекта Идел-Чулман буйлап Болгарга юнәлә. Чулманда ушкуйникларның бер өлеше тар-мар ителә.

Ушкуйник яулары Идел һәм Чулман буендагы шәһәрләргә һәм сәүдәгә зур зыян китерә.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Р. Вәлиуллин