Эчтәлек

XII–XIII йөзләрдә – Түбән Чулман буе, XIV йөздә Кашан бәклегенең эре сәүдә-икътисад үзәге.

Чулман тамагында һәм аның аша кичүдән ерак булмаган уңайлы географик урында урнаша, бу исә калага елга һәм коры җир сәүдә юлларын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

1391 елда рус ушкуйниклары һәм 1399 елда Мәскәү гаскәре тарафыннан яулап алына һәм талана.

Соңрак Кашан үз әһәмиятен югалта, Казан бәклеге, аннары Казан ханлыгы составына кертелә.

Археологик калдыклары Лаеш районының Шуран авылы тирәсендә (кара: Кашан шәһәрлекләре).

Әдәбият

Пономарев П.А. Данные о городах Камско-Волжской Булгарии. Булгарский город Кашан // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1893. Т. 11, вып. 2.

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л.Измайлов