Эчтәлек

Рус елъязмаларында Жукотин буларак билгеле.

Чулманның сул ярында, хәзерге Чистай тирәсендә булган.

Уңайлы географик урында урнашып, Чулман буйлап үткән сәүдә юлларын һәм аны кичү урыннарын күзәтчелектә тоткан.

X–XIII йөзләрдә – Чулман аръягы болгарларының эре сәүдә-икътисад үзәге.

XIII–XIV йөзләрдә Җүкәтау бәклеге мәркәзе.

Берничә тапкыр (1360, 1366, 1391) рус ушкуйниклары һөҗүменә дучар була, бу исә аның көчсезләнүенә китерә.

XV йөздә шәһәр элеккеге әһәмиятен югалта һәм Казан ханлыгының гади торак пункты булып кала.

Җәмәгать биналары, хуҗалык корылмалары хәрабәләре һ.б. сакланган (кара: Җүкәтау комплексы).

Әдәбият

Пономарёв П.А. Данные о городах Камско-Волжской Булгарии. Владения липовогорских князей // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1893. Т. 10, вып. 5.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – И.Л. Измайлов