Атамасы грекчадан autonomia – үзидарә, бәйсезлек сүзеннән ясалган.

Төрләре

Җәмәгать автономиясе территориаль һәм экстерриториаль (мәдәни) була ала. Территориаль автономия административ-территориаль (региональ), милли-территориаль һәм милли дәүләтлегә бүленә.

Татар җәмгыятендә автономия турында бәхәсләр

XX йөз башында татар милли-демократик хәрәкәтендә унитаристлар һәм федералистлар агымнары була. Беренчеләре (Садри һәм Һади Максудилар, Г.Терегулов һ.б.) Россиянең унитар төзелешен, Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтариятын яклыйлар; икенчеләре (М.Бигиев, Р.Ибраһимов, Г.Ибраһимов, И.Алкин, Ш.Әхмәдиев, Ф.Кәрими һ.б.) илнең федератив төзелешен һәм татарлар белән башкортлар өчен территориясе билгеләнгән автономия (мохтарият) булдыруны телиләр.

Автономия мәсьәләләре Бөтенроссия мөселман корылтайларында (1917) көн тәртибе үзәгендә була һәм бәхәсләр чыгара. Икенче Бөтенроссия мөселман корылтаенда Эчке Россия һәм Себер төрки-татар халыкларының милли-мәдәни мохтарияты турында декларация игълан ителә, һәм Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла.

Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының Милләт Мәҗлесендә мохтарият элементларын саклап, Идел-Урал Штатын оештыру мәсьәләсен караганда территориаль автономия тарафдарлары (туфракчылар) фикере өстенлек ала. Алар Идел-Урал Штаты, Татар-Башкорт Республикасы, Татар Республикасы проектлары эшләнгән вакытта хәлиткеч роль уйныйлар.

Ике агым да сәяси аренадан 1918–1920 елларда төшеп кала.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы

Октяюрь революциясеннән соң Россиядә Автономия милли мәсьәләләрне чишүдә төп дәүләти формаларның берсе була. 1920 елның 27 маенда РСФСРның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы Декреты нигезендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла. Республиканың үз Конституциясе, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, Югары хөкем (Югары мәхкәмә) һәм закон чыгару хокукы, гражданлыгы, территориясенең кагылгысызлыгы, символлары (герб, флаг, башкала) һ.б. дәүләти билгеләре була.

ТАССРның югары дәүләт хакимияте органнары һәм дәүләт идарәсе карамагында:

  • Конституция кабул итү, аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү һәм үтәлешен күзәтеп тору;
  • районнарга бүленешне раслау;
  • дәүләттә тәртип, гражданнарның хокукларын һәм иреген саклау;
  • республиканың халык хуҗалыгы планын һәм бюджетын раслау, аның үтәлеше хакында хисап тоту;
  • дәүләт салымнарын һәм җирле салымнарны, акча җыюларны һәм салымсыз керемнәрне кертү;
  • районнар, шәһәрләр һәм авыл советлары, иминият һәм саклык кассалары эше белән җитәкчелек итү;
  •  республика карамагындагы сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә предприятиеләре, оешмалары белән идарә итү;
  • СССР һәм РСФСР органнарына буйсынган предприятиеләрнең торышына, идарәсенә контрольлек һәм күзәтчелек итү;
  • җир һәм җир асты байлыкларыннан, урманнар һәм сулардан файдалану тәртибен контрольдә тоту;
  • халык мәгарифенә, мәдәният һәм фән учреждениеләренә, сәламәтлек саклау, физик тәрбия һәм спорт, социаль тәэминат, тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау белән җитәкчелек итү була.

СССР һәм РСФСР законнары нигезендә ТАССР законнар чыгаруны татар, рус телләрендә башкара.

Республика СССР һәм РСФСРның югары дәүләт хакимияте органнарында үзенең вәкилләрен булдыра. СССР шартларында автономия рус булмаган халыкларга милли дәүләт төзүгә хокукларын белдерү һәм милли суверенитетны тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирми.

Совет чорыннан соң

1980 еллар ахырына автономия милли дәүләтчелек формасы буларак үзенең мөмкинлекләрен файдаланып бетерә, ә социаль-икътисади мәсьәләләрнең кискенләшүе, халыкның милли-мәдәни ихтыяҗлары тиешенчә канәгатьләндерелмәү милли үзенчәлекләрне яклаучы иҗтимагый хәрәкәт активлашуга һәм СССРның союздаш республикалары халыклары белән бертигез хокукта булуны таләп итүгә китерә.

1990 елның 30 августында ТАССР Югыры Советы республиканың сәяси һәм икътисади статусын күтәрүне игълан итә һәм аны Татарстан ССР дип үзгәртә (кара: Татарстан АССРның дәүләт суверенитеты турында декларация). СССР таркалу нәтиҗәсендә (1991) Татарстанны союздаш республикага әйләндерү ахырынача җиткерелми кала.

1992 елның 7 февралендә ТССР Югары Советы «ТССР атамасын үзгәртү турында» Закон кабул итә һәм шуның нигезендә республика Татарстан Республикасы (ТР) дип атала башлый.

1992 елның 21 мартында ТРның дәүләт статусы турында референдум үткәрелә, аның нәтиҗәләре ТРның суверен демократик дәүләт булуын раслый.

1992 елның 6 ноябрендә ТР Югары Советы сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

1994 елның 15 февралендә РФ исеменнән Б.Н.Ельцин, В.С.Черномырдин, Татарстан Республикасы исеменнән М.Ш.Шәймиев, М.Г.Сабиров «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында»гы шартнамәгә кул куялар. Шартнамә яңа дәвердә РФ һәм ТР арасындагы дәүләти мөнәсәбәтләрнең нигезен билгели.

1996 елның 5 июнендә «Милли-мәдәни мохтарият турында» РФ Законы кабул ителә, аның нигезендә Россиядә татарлар күпләп яшәгән урыннарда Татарларның милли-мәдәни мохтариятлары оештырыла башлый.

РФнең 1999 елның 6 октябре һәм 2000 елның 29 июлендә шуңа үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертелгән «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте субъектларының закон чыгару һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында»гы Законы нигезендә Татарстанда республика законнарын федераль законнар белән тәңгәлләштерү эше үткәрелә. ТРның конституцион төзелеше мәсьәләләрен федераль мөнәсәбәтләр үсеше яктылыгында карап чыгу өчен ТР Дәүләт Советының 2001 елның 20 сентябрь карары белән ТР Президенты М.Ш.Шәймиев рәислегендә ТР Конституцион комиссиясе оештырыла. Комиссия тарафыннан ТР Конституциясенә кертелгән төзәтүләрне ТР Дәүләт Советы кабул итә һәм «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы ТР Законы нигезендә 2002 елның 19 апрелендә раслана.

ТР Конституциясенең 1 маддәсе буенча ТР демократик, хокукый дәүләт, РФ һәм ТР Конституцияләре, РФ белән ТР арасындагы «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында»гы шартнамә нигезендә РФ белән берләштерелгән дәүләт һәм аның субъекты булып тора.

Чыганаклар

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. Казань, 1937.

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. Казань, 1978.

Конституция Республики Татарстан. Казань, 2002

Образование Татарской АССР: сборник документов и материалов / Под ред. И.М.Климова, М.К.Мухарямова. Казань, 1963.

Әдәбият

Таһиров И.Р. Бәйсезлек баскычлары: суверенлык турында уйланулар. Казань, 1994.

Хафизов Ш. Развитие советской государственности татарского народа. Казань, 1966.

Тагиров И.Р. В борьбе за власть Советов: Октябрь и национально-освободительное движение в Поволжье и наУрале, июль 1917 – март 1918 гг. Казань, 1977.

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Ягудин Ш.Ш. Политико-правовой статус автономной республики в советской федерации // Советское государство и право. 1990. № 3.

Хаким Р.С. Сумерки империи: к вопросу о нации и государстве. Казань, 1993.

Авторлар – Е.Б.Долгов, Г.С.Сабирҗанов