Биографиясе

1844 елның 7 ноябре, Тверь губерниясе Вышний Волочёк шәһәре – 1905 елның 31 марты, Казан.

Петербург университетын тәмамлаганнан соң (1867), шунда ук эшли.

1873 елдан Казан университетының геология кафедрасы мөдире, ординар профессор (1876).

Бер үк вакытта, 1896–1904 елларда, Казан ветеринария институтында укыта. Табигыятьчеләр җәмгыяте вице-президенты (1874 елдан), президенты (1880 елдан); Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъза-оештыручысы (1878), шәрәфле әгъзасы (1903); Казан шәһәр музее советы башлыгы (1896–1905); Казанда һәм Түбән Новгородта фәнни-сәнәгый күргәзмәләр оештыруда башлап йөрүче (1896).

А.А.Штукенберг археологик тикшеренүләрнең палео-этнологик юнәлешенә нигез сала, казылма фаунаның дистәләрчә яңа төрләрен ачыклый, Пермь системасының Көңгер ярусын аерып чыгара (1890).

Ул Казан губернасының беренче геологик тасвирламасын төзи, Казанның җир асты суларын фундаменталь рәвештә өйрәнә (бу шәһәрне су белән тәэмин итүдә зур роль уйный), университетның Геология музеен (2003 елдан Штукенберг исемендә) оештыруга җитди өлеш кертә, Казанның төбәкне өйрәнү музеен төзүдә катнаша (табигый тарих бүлеге директоры).

А.А.Штукенберг археологик эшләрдә типология алымын гамәлгә кертә, Россия археологиясендә беренче булып элгәреге металл дәверенә караган бакыр һәм бронза эш коралларының классификациясен төзи (1901), таш һәм бронза гасырларга нисбәтле Атабай, Карташиха, Яңа Мукшы һ.б. торулыкларда, Ананьино каберлегендә, Идел буе Болгар дәүләтенең шәһәрлекләре территорияләрендә һ.б.да археологик тикшеренүләр һәм казу эшләре уздыра.

Хезмәтләре Идел-Урал төбәгенең һәм Европаның төньяк-көнчыгыш өлешенең геологиясенә, югары палеозой дәвере палеонтологиясенә һәм иң яңа геологик тарихына, Көнчыгыш Европаның һәм Скандинавиянең палеогеографиясенә һәм палеоклиматологиясенә, таш һәм бронза гасырларның, Идел Буе Болгар дәүләтенең гидрогеологиясенә, археологиясенә карый.

Хезмәтләре

Материалы для изучения каменного века в Казанской губернии // Труды Общества естествоиспытателей при Императорском Казанском университете. 1885. Т. 14, вып. 5 (соавт.).

Материалы для изучения медного (бронзового) века восточной полосы Европейской России // Известия Общества археологии, истории и этнографии. 1901. Т. 17, вып. 4.

Краткий курс палеонтологии (палеозоология). Казань, 1902.

Әдәбият

Соколов Б.С. Александр Антонович Штукенберг (1844–1905). Казань, 2003.

Автор – С.В.Кузьминых