Урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында аңа дини, үгет-нәсихәт бирү характерындагы хикәят һәм кыйссалар якын тора.

Татар әдәбиятында формалашуы

Татар әдәбиятында повесть XIX йөзнең 2 нче яртысында формалаша. Жанр мәгърифәтчелек әдәбияты кысаларында гамәлгә куела (татар җәмгыятенең сүз көченә таянып, Европа үрнәгендә үсү мөмкинлеге турындагы идея).

Иҗтимагый проблемалар күтәрүе, тормышка тирән иҗтимагый-фәлсәфи бәя бирергә омтылуы белән повесть: социаль-көнкүреш (Р.Фәхретдин «Сәлимә, яки Гыйффәт», «Әсма, яки Гамәл вә җәза»; Г.Гафуров «Тутам»; Г.Исхакый «Кәләпүшче кыз», «Бай угълы»), романтик (Ф.Кәрими «Морза кызы Фатыйма»), иҗтимагый-тәнкыйди (З.Һади «Яңа әсхабе кәһәф» («Яңа тау тишеге»), «Җиһанша хәзрәт»), сатирик (Ш.Мөхәммәдов «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай», «Яфрак асты, яхуд Мәкәрҗә ярминкәсе» һ.б.) төрләргә бүленә.

XX йөз башы

XX йөз башында мәгърифәтчелек карашлары заманга карата тәнкыйди мөнәсәбәт белән алмашына, чынбарлыкның шартлы моделен булдыру омтылышы барлыкка килә. Аның нигезен фантастик эчтәлекле пародия (Ф.Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт»), автобиографик мотивлар (Г.Исхакый «Зиндан»; Г.Тукай «Исемдә калганнар», Ф.Әмирхан «Тәрҗемәи хәлем») тәшкил итә. Башлыча, психологик (Г.Исхакый «Тормышмы бу?»; Ф.Әмирхан «Хәят»; М.Гафури. «Хәмитнең хәяты», «Мәхәббәт хатлары»), иҗтимагый (Ш.Камал «Акчарлаклар») һәм романтик-психол. (С.Җәләл «Дим буенда»; Г.Исхакый «Очрашу, яки Гөлгыйзар», «Остазбикә») мәсьәләләр күтәрелә.

1920–1930 елларда татар әдәбияты сәяси һәм идеологик басым кичерә. Күптөрле эстетик омтылышлар янәшә яшәгән чор шартларында социалистик идея белән бәйле яңа әдәби система формалаша. Әйдәп баручы урынны Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларына (Г.Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр»; Г.Бәширов «Сиваш»), күмәкләштерү чорына багышланган (К.Нәҗми «Кояшлы яңгыр», «Якты сукмак»; М.Әмир «Агыйдел») героик-романтик һәм героик-трагик повесть ала. Социалистик үзгәрешләрне ирония белән шәрехләү омтылышы Ф.Әмирханның «Шәфигулла агай» сатирик шаржында, татар повестеның милләт язмышына игътибар бирүе ягыннан революциягә кадәрге традицияләрне үстерү Гали Рәхимнең символларга бай романтик рухлы «Идел» әсәрендә күзәтелә.

Ләкин бу омтылышлар, башкача фикер йөртүчеләргә каршы кампания башлангач, кире кагыла. Башлыча, көнкүреш повесте төзелеп ятучы яңа тормыштагы кискен соц. конфликтларны чагылдыру мөмкинлеген тудыра. Әйтик, А.Шамовның «Рәүфә» повесте дини хорафатларга, искергән карашларга каршы чыгып, тормышта үз урынын тапкан авыл хатыны язмышына багышлана. Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестендагы Галия образы мисалында мәхәббәткә, гаиләгә, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны һәм роленә кагылышлы булган искелек белән яңалык конфликты күрсәтелә. Социалистик җәмгыять төзү процессы, эшче яшьләрнең көндәлек тормышы И.Газинең «Көмеш сулы Нурминкә», «Бригадир кыз» повестенда чагылыш таба. Соц. идеяне раслап, язучылар үткәннәргә мөрәҗәгать итәләр, бүгенге көнне тарихи ретроспективада карыйлар (Г.Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми»; М.Гафури «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын приискасында»), фантастик-романтик формалар кулланалар (Ш.Усманов «Памирдан радио»). 1921 елгы ачлыкны тасвирлау натуралистик һәм публицистик тенденцияләрне көчәйтә (Г.Ибраһимов «Адәмнәр»). Производство һәм колхоз төзү, Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы турында язучы проза авторлары әдәби тормышның алдынгы сафына чыга.

1940–1950 еллар

1940–1950 елларда повесть жанры сүлпәнәя төшә. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын героик-романтик төстә күрсәтү Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары», «Язгы төндә» повестьларында чагылыш таба. Сугыш көндәлеген тасвирлаганда, автор фәлсәфи гомумиләштерүгә омтыла (конкрет вакыйгалар ике дөньяның бил алышуы төсен ала), фашизмның кешелек өчен фаҗига булуын ассызыклый. Сугыш еллары прозасында лирик тәүбә традицияләре үсеш ала. Ф.Хөснинең мәхәббәт, тугрылык, дуслык һәм хыянәт турындагы «Йөзек кашы» повестенда лирик-психологик башлангыч көчле: сугыш кешенең әхлакый пакьлеген һәм намусын сынау аша уздыручы факторга әверелә. Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повестенда мавыктыргыч маҗаралы форма җиңүгә какшамас ышаныч белән үрелеп бара.

Сугыш темасы әдәбиятта сугыштан соң елда әйдәп баручы булып кала бирә. Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» социаль-психологик повестьларында немец лагерьлары, сугыш елларының фаҗигале мизгелләре тасвирлана. 1960 нчы елларда Ш.Рәкыйпов татар әдәбиятында беренче булып документаль повесть жанрында яза башлый. Аның «Чәчәкләр сөйли белә», «Кайдан син, Жан?», «Кызлар-йолдызлар», «Кипарислар җыры» һ.б. әсәрләрендә чын язмышлар һәм конкрет кешеләр каһарманлыгы күрсәтелә. Фронтовикларның тыныч тормышка кайтулары Ф.Хөснинең «Җәй башы» повестенда тасвирлана. 1950 еллар повесте татар авылы тормышын яңа яктан ача.

И.Газинең «Алмагачлар чәчәк ата», Ә.Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр» повестьларында тормышка искечә һәм заманча караш конфликты совет чынбарлыгында яшәп килгән күп кенә проблемаларны фаш итә. Колхозлар төзү эшенең киеренкелеген, кискенлеген, җитәкчеләрнең тар фикерле, каты бәгырьлелеген, шәхси байлык тупларга омтылуларын ачып бирү белән бергә, авторлар бер үк вакытта кешенең тормышны үзгәртә алуына ышанып, фидакарь герой-активист образлары тудыралар (Ә.Еники «Саз чәчәге», «Рәшә»; Ф.Хөсни «Авыл өстендә йолдызлар»).

1960–1980 еллар

Татар әдәбиятында повесть жанрының чәчәк ату чоры 1960–1980 елларга карый. Автобиографик повесть активлаша. Балачак темасына мөрәҗәгать итеп, әдипләр милли тарих (бигрәк тә XX йөз башын) һәм тоталитаризм чорының ачы чынбарлыгын тасвирлау мөмкинлекләрен эзли. И.Газинең «Малай чак», Р.Төхвәтуллинның «Җиләкле аланнар», М.Әмирнең «Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы», Ф.Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Ә.Еникинең «Соңгы китап», Г.Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек», Г.Минскийның «Яшенле яңгыр», Ш.Маннурның «Агымсуларга карап», Г.Ахуновның «Йолдызлар калка» кебек автобиографик материалга нигезләнеп язылган повестьларында күп кенә милли, иҗтимагый, фәлсәфи мәсьәләләр күтәрелә.

«Авыл» повесте, тормышны әхлакый-фәлсәфи караш аша тасвирлавы, халыкның гореф-гадәтләренә мәхәббәте, зирәклеге белән соцреализм схемачыллыгыннан арыну юлын күрсәтә. Р.Төхвәтуллинның «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», Ә.Баянның «Яшьлегемне эзлим» повестьларының геройлары — буыннарның күпгасырлык тәҗрибәсен саклаучылар, халыкның әхлакый васыятен үтәүчеләр. Алар тормышка, табигатькә, кешеләргә карата рухсыз, үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүгә корылган мөнәсәбәткә каршы куела.

Лирик пафосның тыгызлыгы, символларга мөрәҗәгать итү, тормышны фәлсәфи танып-белү һәм кешенең әхлакый принциплары арасындагы элемтәләрне эзләү повестьның үзенчәлекләрен тәшкил итә. Татар авылының бүгенгесенә эпик караш аша авторларның күбесе XX йөз тарихын тулаем күрсәтә, күмәкләштерү, шәхес культы чорларын, көчле кешенең сындырылуын бәяләргә омтыла, укучы игътибарын татар халкы өлешенә төшкән сынауларга юнәлтә (Н.Фәттах «Кырык дүртнең май аенда»; А.Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән»; Г.Ахунов «Чикләвек төше»). Геройларын трагик вакыйгалар аша уздырып, прозаиклар кешегә, язмышка каршы торырга ярдәм иткән көч һәм кыйммәтләрне барлый (Хәсән Сарьян «Бер ананың биш улы»; М.Мәһдиев «Кеше китә — җыры кала»; А.Гыйләҗев «Яра»).

1970–1980 еллар татар авылын игътибар үзәгенә куеп, авторлар матди муллыкка омтылу, рухи кыйбланы югалту белән бәйле яңа конфликтлар таба (А.Гыйләҗев «Әтәч менгән читәнгә»). Татар авылының үткәнен бүгенге көн күзлегеннән чыгып яктырту һәм бәяләү аша, повесть XX йөз тарихына гомуми караш формалаштыра.

ГУЛАГ темасы беренче тапкыр нәкъ менә повесть жанрында чагылдырыла (И.Салахов «Колыма хикәяләре»). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын яңадан бәяләү өчен шулай ук повесть жанрына мөрәҗәгать ителә (М.Юныс «Биектә калу»). Сәнәгать темасына багышланган повестьта экологик (М.Әмир «Балыкчы ялганнары»; Г.Ахунов «Артышлы тау буенда»; Р.Төхвәтуллин «Агымсу») һәм иҗтимагый (А.Расих «Ике буйдак», «Сынау») мәсьәләләр заманча көн тәртибенә куела.

XX йөз ахыры

XX йөз ахырында повестьның төрле стиль агымнарына, үсеш юнәлешләренә бүленүе аның үсеш үзенчәлегенә дә тәэсир ясый.

Өлкән буын прозаиклар тормышның иҗтимагый һәм әхлакый мәсьәләләренә мөрәҗәгать итә (Г.Бәширов «Көзге ачы җилләрдә», «Сарут»; Г.Ахунов «Этләр патшасы»; Р.Батулла «Юл буенда зәңгәр чәчәк» һ.б.) Җәмгыятьтә дә, кеше күңелендә дә канәгатьсезлек тойгылары көчәя (Ә.Баян «Урланган ай»; М.Галиев «Ерак урман авазы»).

Ф.Бәйрәмованың «Болын», «Битлек», «Кем?» экзистенциаль-психологик повестьлары һ.б. татар повестеның жанр чикләрен киңәйтеп җибәрә. Повестьлар психологизм алымнарын, символлар һәм метафорик образлар куллануның өр-яңа мөмкинлекләрен ача. Дини һәм мифологик символиканың иҗтимагый төгәллеккә омтылу белән кушылуы Ф.Бәйрәмова карашларының фәлсәфи тирәнлеген тәэмин итә («Канатсыз акчарлаклар», «Кыңгырау»).

XX–XXI йөзләр чиге

Милли дөнья картинасын сурәтләү омтылышы, милли характерны, милләт образын тергезү XX–XXI йөзләр чиге прозасында үзенчәлекле күренеш була (А.Хәлим «Өч аяклы ат», «Татар вакыты»; В.Имамов «Япон татары»).

Н.Гыйматдинова әсәрләрендә шартлылыкның мифологик төре магик, мистик сыйфатлар белән кушылып, ике төрле тормыш моделе тудыра: «Сихерче», «Ут күбәләге», «Кыргый», «Ак торна каргышы» һ.б. Гыйбрәтле хикәянең корылыш тәртибенә нигезләнеп, прозаиклар кеше психикасының аң һәм аң төпкеле өлкәләрен тасвирлау объектына әйләндерә (Ф.Бәйрәмова «Алыплар илендә»; З.Хәким «Курку»; Ф.Садриев «Рәхмәт, әтием!..»; Разил Вәлиев «Эт кояшы» һ.б.) Советлардан соңгы җәмгыятьтә кешенең рухи таркалуга йөз тотуы З.Хәкимнең «Кишер басуы», М.Кәбировның «Сары йортлар сере», Факил Сафинның «Соңгы көз»ендә ассызыклана.

Гасырлар чигендә повестьта романтик караш (М.Галиев, М.Кәбиров, Мансур Вәлиев, Ә.Салах) һәм сентиментальлек активлаша (Ф.Яруллин, Ф.Садриев).

Бүгенге татар повестеның аерылып торган сыйфаты — фәлсәфи һәм психологик тирәнлеккә омтылу.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. К., 1989–2001;

Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында (1980–2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). К., 2006.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина