Геология факультеты бинасында урнашкан. Музейның гомуми мәйданы 1100 кв.м. Коллекция фондында дөньяның 65 иленнән китерелгән үрнәкләр һәм 150 меңнән артык саклау берәмлеге тупланган.

Геология музее составында: 7 бүлек (динамик геология, минералогик, палеонтологик һәм тарихи геологияләр, нефть геологиясе, файдалы казылмалар, персоналийләр, монографик коллекцияләр), шомарту лабораториясе, «Казан Кремле» музей саклаулыгында бүлекчә.

Тарихы натураль, ягъни табигать тарихы һәм минералогия кабинетлары оештырылганнан башлап – 1804 елдан бирле килә. 1935 елда кабинетлар геология-минералогия музеена берләштерелә. 2003 елдан хәзерге исемендә.

Коллекция кенәз Г.А.Потёмкин-Таврическийның 1789 елда Казанга китерелгән минераллар җыелмасыннан һәм Казандагы Беренче ир балалар гимназиясенең «табигый әйберләр» исәбенә кергән төрле характердагы палеонтологик табылдыклардан туплана башлый. Соңыннан музей коллекциясе бүләкләр, чит илләрдән һәм Россиядә сатып алынган әйберләр, Казан университеты галимнәре һәм студентларының экспедиция вакытында җыйган материаллары, Урал заводлары һәм университет карамагындагы Себер уку йортларының бүләкләре белән тулылана. Музейны оештыру һәм аны үстерүдә С.Я.Румовский, И.Ф.Яковкин, К.Ф.Фукс, И.М.Симонов, Э.И.Эйхвальд, А.Я.Купфер, Ф.Ф.Розен, Н.И.Лобачевский, М.Н.Мусин-Пушкин, Н.А.Головкинский, А.А.Штукенберг, А.В.Нечаев, А.В.Лаврский, Б.К.Поленов, П.И.Кротов, М.Э.Ноинский, Л.М.Миропольский, М.Г.Солодухо, Т.А.Тефанова, Н.Л.Фомичёва һ.б. катнашалар.

XIX –XX йөз башында танылган чит ил фирмалары: Англиядәге Р.Дамон, Германиядә Кранц һәм Верт, Швейцариядә Нобель һәм Вендлер һ.б.дан минераллар һәм палеонтология коллекцияләре сатып алына.

Геология музее фондында Россиядә җыелган коллекцияләр генә түгел, ә чит илләрдән кайтарылган кыйммәтле тупланмаларның да булуы аны башка төбәкләрнең фәнни-табигать музейларыннан аерып тора. Музей фонды чит ил һәм Россия минералларының системалаштырылган җыелмаларын, руда һәм руда булмаган файдалы казылмалар, магматик, метаморфик һәм утырма тау токымнарын, метеорит һ.б.ны үз эченә ала. Музей минераллары арасында раритетлар да аз түгел: кара шпинельнең (плеонаст) 21,0162 кг авырлыктагы, 260×280 мм лы уникаль үлчәмле октаэдрик кристаллы (Уралдан китерелгән), Якутия базальтларыннан анальцимның додекаэдрик кристаллы (200×160 мм), Бразилия, Германия, Россиядә шомартылган ахаклар һ.б.

Геология музеендагы метеорит коллекциясе – РФдәге иң бай коллекцияләрнең берсе, Каенсаз метеориты аеруча әһәмияткә ия. 1996-98 елларда геология музее белән АКШ (Нью-Йорк) һәм Чехия (Прага) музейлары арасында күп тапкырлар метеорит коллекцияләре алмашу була. Яңа алынган экспонатлар арасында аеруча матур Esquel һәм Zagami метеоритлары, Америка галимнәре фикеренчә, Марс матдәсе кисәкчекләрен тәшкил итә.

Палеонтологик коллекцияләрдә, протерозой чорыннан тыш, борынгы хайваннарның барлык типлары бирелгән. Геология фәненең дөньякүләм алтын фондына караган һәм дөньяның күп кенә илләрендә мәңге сакланырга тиешле палеонтологик монографик уникаль коллекцияләр тупланган. Музейда казылма фауна һәм флораның яңа төркемнәре саклана: Пермь чоры фораминифералары коллекциясе (В.А.Чердынцев, Н.А.Вәлиева, В.М.Игонин); девон, карбон, Пермь чоры брахиоподы (Б.В.Селивановский, В.П.Прокофьев һ.б.); девон, карбон, Рус платформасының, Казакъстан һәм Кытайның девон, карбон, Пермь чорлары конодонтларының уникаль коллекциясе (В.Г.Халымбаджа); Пермь, неоген чорларының ике кабырчыклы моллюсклары (А.В.Миртова, А.К.Гусев, В.В.Силантьев); Пермь чоры балыклары (Г.Н.Фредерикс, Б.П.Кротов, М.Г.Солодухо, В.В.Силантьев һ.б.); Пермь чоры палеоген һәм неоген үсемлекләре калдыклары (А.В.Миртова, Е.И.Тихвинская, Т.А.Тефанова, А.В.Богов, Н.Л.Фомичёва, Н.К.Есаулова).

Музейда фәнни әһәмияте, саклануы, комплекслылыгы һәм саны буенча сирәк очраучы плейстоценлы палеозологик коллекцияләр дә саклана, алар арасында XIX йөз ахырында Пермь губернасының Козлово авылы янында табылган мамонтның тулы скелеты бар.

XX йөзнең 2 нче яртысында музей фонды тематикасын һәм экспонатлар географиясен киңәйтә. Музей фондын тагын да үстерүдә Казан университетының геология факультетын тәмамлаучыларның роле арта (А.А.Замараев – Якутия минераллары; Г.А.Мирлин – Тын океан төбеннән алынган тимер-марганецлы конкрецияләр).

Музей коллекциясе материаллары, дөньяда беренчеләрдән булып радио һәм оптик спектроскопия ысулларын кулланып, минералларның изоморфизмын өйрәнү методологиясен эшләү мөмкинлеге бирә, бу исә минераллар физикасы буенча Казан фәнни мәктәбенең формалашуына китерә (В.М.Винокуров, И.Н.Пеньков, А.И.Бахтин, Г.Р.Булка, Н.М.Низаметдинов һ.б.).

Музейның монографик палеонтология коллекцияләре һәм казылма фаунаның уникаль индивидлары халыкара геологик конгрессларда, киңәшмәләрдә еш файдаланыла.

Геология музее халыкара статуска ия, халыкара һәм Россиянең каталог һәм белешмәлекләренә кертелгән; ул Халыкара музейлар советы, Россия Геология җәмгыятенең гыйльми советы составларына керә. Халык арасында фәнни-агарту эшләре алып бара, ТР территориясендә тау эшләре тарихы, геология фәне һәм Казан университетында белем бирү тарихы буенча материаллар җыя һәм экспозицияләр тәкъдим итә. Татарстан, Мари, Удмурт, Чуаш Республикалары, Ульянов һәм Киров өлкәләренең урта һәм югары уку йортларына, төбәкне өйрәнү музейларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә.