60 ка якын төре билгеле, күбесе Төньяк ярымшарда очрый.

ТР территориясендә 2 төре бар.

Басу сәдәф уты (L. arvense) – 15-45 см биеклектәге берьеллык, дарулы сәдәф уты (L. officinale) – 30-80 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Коры тау битләрендә, Кама аръягы кырларында, куаклар арасында үсәләр. Сабагы тармаклы, туры. Яфраклары утырма, ланцетсыман, кытыршы. Чәчәкләре вак, аксыл-сары, тоташ үскән таҗлы. Җимеше – чикләвекчек. Май-августта чәчәк аталар.

Тамырларында буяу матдәләре бар.

Халык медицинасында дарулы сәдәф утының җир өсте өлешләре бәвел кудыру, эч йомшарту, авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.