Тарихы

Авылга 1697 елда чуашлар нигез сала.

Башта авыл Шишкин ермагының уңъяк битендә Имәнкискә археология культурасына караган Иске Мукшы авыллыгы янында урнаша. Берникадәр вакыттан соң халкы элекке елга юлында сакланып калган “Үле Сөлчә” күле янына, Яган Уты түбәнлегенә, аннары Әхмәт авылыннан 2 км читтә Тарлав аланына күчә. Соңыннан Олы Сөлчә елгасы буенда нигезләнәләр.

Чукындырылган халкы 1743 елда Котыш авылы чиркәве приходына, 1767 елда Сөнчәле авылы Вознесение чиркәве приходына карый.

1781 елда авылга 19 рус гаиләсе (82 кеше), ә 1800 елда – удел крәстияннәре күчеп килә.

1864 елда приход кешеләре акчасына агач Троица чиркәве төзелә, 1866−1878 елларда аның каршында чиркәү-приход мәктәбе эшли. 1877 елда бер класслы рус-чуаш земство мәктәбе ачыла, 1897 елда – ике класслыга, 1909 елда дүрт класслыга үзгәртелә (1884 елда 14 ир бала һәм 4 кыз бала укый, 1912 елда – 91 ир бала һәм 34 кыз бала).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана һәм мичкә ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда тегермән, казна шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете, пәнҗешәмбе саен базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2563 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер МЮД авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Калинин исемендәге һәм “Шлемник” колхозлары оештырыла, 1950 елларда Калинин исемендәге колхозга берләштерелә, 1954 елда аның составына “Искра” колхозы (Әхмәт авылы) керә, 1957 елда “МЮД” совхозы составында. 1991 елда совхоз бүленә, авыл “Мукшы” совхозына керә. 1995−1997 елларда “Мукшы” күмәк предприятиесе, 1998−2007 елларда “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (хәзер “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халкы күбесенчә “Сөт Иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917−1918 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли, 1932 елда тулы булмаган урта, 1944 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1968 елда урта мәктәпкә үзгәртелә, 1974 елда МЮД поселогына күчерелә.

Балалар бакчасы (2016 елга кадәр), клуб, Троица чиркәве (2011 елдан) эшли.

Авылда төзекләндерелгән А.К.Самаренкин исемендәге чишмә (2012 ел), кәшәнә бар.

Авыл янында Имәнкискә һәм буралы курган культураларына, шулай ук монголларга кадәрге Идел буе Болгар чорына караган 5 авыллык, торулык һәм шәһәрлек табыла.

Күренекле кешеләре

А.К.Самаренкин (1938 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1985−1989 елларда), Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1782 елда – 222 ир заты;
1859 елда – 883,
1897 елда – 1379,
1908 елда – 1591,
1920 елда – 1793,
1926 елда – 1345,
1938 елда – 1112,
1949 елда – 931,
1958 елда – 772,
1970 елда – 850,
1979 елда – 755,
1989 елда – 523,
2002 елда – 512,
2010 елда – 462,
2015 елда – 340 кеше (чуашлар – 68%, руслар – 28%).