Эчтәлек

Кайбер мәгълүматлар буенча, авылга 1929 елда Иске Мукшы авылы кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында

Хәзер Мюд авыл җирлеге составына керә.

1934 елда авылда Разумов исемендәге колхоз оештырыла, Ежов исемендәге колхозга, соңрак “Искра”га үзгәртелә. 1954 елда Калинин исемендәге колхозга (Иске Мукшы авылы) керә, ул 1957 елдан “МЮД” совхозы составында.

1991 елда совхоз бүленә, авыл “Мукшы” совхозына керә. 1995−1997 елларда “Мукшы” күмәк предприятиесе, 1998−2007 елларда “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2003 елдан Иске Мукшы урта мәктәбе филиалы (мәктәп-йорт), 2011 елдан аның структур бүлекчәсе, 2014 елда ябыла.

1965 елда медицина пункты төзелә.

Халык саны

1938 елда – 180,
1949 елда – 140,
1958 елда – 156,
1970 елда – 213,
1979 елда – 173,
1989 елда – 120,
2002 елда – 104,
2010 елда – 84,
2015 елда – 62 кеше (чуашлар).