Биографиясе

1909 елның 14 августы, Самара губернасы, Бозаулык өязе Кызыл Мәчет авылы – 1976 елның 31 октябре, Казан.

Татарлардагы традицион көмеш каралту техникасы кулланып эшләгән зәркән осталары нәселеннән.

Татар-башкорт техникумын (1930, Уфа шәһәре), Пенза сәнгать-педагогия техникумын (1934) тәмамлый.

1934–1935 елларда Куйбышев шәһәрендә «Кызылармеец» газетасында рәссам булып эшли, 1935 елдан Татарстан китап нәшриятында бизәлеш мөхәррире, 1947 елдан бизәлеш редакциясе мөдире.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1939).

Әлминов Б.М. "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әлминов Б.М. "Шүрәле" әкиятенә иллюстрация

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әлминов Б.М. Әкияти урман. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәренә иллюстрация

Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Б.Әлминов – китап графикасы өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе. Ш.Камалның «Акчарлаклар», «Таң атканда» романнарына, «Сулган гөл», «Бәхет эзләгәндә», «Уяну» хикәяләренә (1940–1949) һәм башка рәсемнәр ясый. Әдәби әсәрләрнең сюжет-хикәяләү юнәлешен, тарихи һәм этнографик үзенчәлекләрен җентекләп чагылдыра.

1936 елдан Г.Тукай әсәрләрен иллюстрацияләү белән шөгыльләнә («Шигырьләр», 1936; «Шигырьләр. Әкиятләр», 1941; «Шүрәле», 1937, 6 басма, 1969).

300 дән артык китап бизи, шулар арасында татар фольклоры һәм әдәбияты әсәрләре, дәреслекләр бар («Әлифба», 1960 елларда берничә тапкыр басыла).

Бөек Ватан сугышы елларында Б.Әлминов татар рәссамнарыннан беренчеләрдән булып антифашистик агитация плакатлары яза («Калдырма!», 1940 еллар; «Фашизмның канлы сатраплары», 1941; «Икмәк – фронтка», 1943). 1943 елда «Сугыш эпизодлары» дип аталган графика сериясе почта открыткалары итеп бастырыла.

Станлы нәкышь өлкәсендә дә эшли, жанрлы композицияләр, тушь, гуашь һәм акварель белән язылган пейзаж һәм портретлар авторы.

Психологик портрет остасы; татар мәдәнияте эшлеклеләре образларының тулы бер галереясын иҗат итә (Ш.Камал, Җ.Фәйзи, С.Сәйдәшев, Н.Арсланов, Н.Дәүли, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй; документаль материаллар нигезендә – К.Насыйри, Ф.Әмирхан һәм башкалар).

Әлминов Б.М. Куу

Кәгазь, гуашь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтенсоюз («РСФСР өлкәләре, автономияле республикалары һәм союздаш республикалар рәссамнары әсәрләре», 1944) һәм төбәкара («Идел буе рәссамнары әсәрләре», Идел буе шәһәрләрендә, 1943–1945; 1947; 1950; 1953; 1956; 1958) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1944–1945, 1955 елларда Казанда уза. «7 рәссам истәлегенә» дип аталган төркем күргәзмәсе Б.Әлминовнең вафатыннан соң – 1980 елда үткәрелә.

Әлминов Б.М. Өйгә хат. 1944

Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукай музей-комплексында, Алабуга шәһәрендәге И.И.Шишкин музей-йортында саклана.

Әлминов Б.М. Крет Владимир Алексеевич

Кәгазь, карандаш. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Персональная выставка работ Б.Альменова: каталог. Казань, 1945.

Персональная выставка работ Б.Альменова: каталог. Казань, 1955.

Черкасова Н.В. Изобразительное искусство Советского Татарстана. М., 1957.

Якупов Х.А. Памяти Байназара Альменова // Здравствуй, книга! Казань, 1989.

Автор М.Е.Ильина