Тарихы

Авылга 1859 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Каменный Ключ (Ташчишмә) исеме белән дә билгеле. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, утын кисүчеләр кәсепчелеге (урман кисү) таралган була.

1907 елда авылда земство мәктәбе ачыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 729,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязенә керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан − Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Тойгуҗа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Смена” колхозы оештырыла, 1931 елда − “Комсомолец”, 1932 елда − Серго исемендәге колхоз. 1956 ел мәгълүматларында, авыл Орджоникидзе исемендәге колхоз составында (үзәк утар Рус Сарсазы авылында).

1970 елда Тукай исемендәге колхоз белән берләшә (Песәй авылы). 1998 елдан “Дуслык” колхозы (Тойгуҗа авылы), соңрак − “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халык саны

1859 елда – 113,
1887 елда – 322,
1905 елда – 361,
1920 елда – 417,
1926 елда – 452,
1938 елда – 385,
1949 елда – 328,
1958 елда – 542,
1970 елда – 109,
1979 елда – 46,
1989 елда – 14,
2002 елда – 17,
2010 елда – 17,
2017 елда – 7 кеше (руслар).