Биографиясе

1936 елның 11 ноябре, Казан – 2010 елның 7 гыйнвары, шунда ук.

Г.Кутуй улы.

1960 елда Казан университетын тәмамлый. 1960–1961 елларда Татарстан китап нәшрияты, 1961–1963 елларда Казан телестудиясенең әдәби тапшырулар мөхәррире. 1994 елдан «Казан» журналы редколлегиясе әгъзасы.

Иҗаты

Рус телендә иҗат итә.

Беренче шигырь һәм хикәяләре «Ленинец», «Комсомолец Татарии» газеталарында, күмәк җыентыкларда басыла.

Беренче әсәрләрендә үк: «Мальчишки» (1961), «Дождь будет» (1963) хикәя һәм повестьлар, «Я иду по земле» (1962) шигъри җыентыкларында язучының төп тематикасы һәм кызыксыну даирәсе күренә башлый: сугыш чоры балачагы, сугыштан соңгы яшьлек еллары, тол хатыннар һәм ятим балалар язмышы.

Р.Кутуй түбәнлекне, хыянәтне инкарь итә («Я леплю снежную бабу», Мәскәү, 1966; «Солнце на ладони», Мәскәү, 1973; «Одна осень», Мәскәү, 1985; «Смеюсь, задыхаюсь и плачу», 1996, җыентыклары). Аның геройлары – батыр, дуслыкка тугры кешеләр.

Р.Кутуйның шигырьләрендә – «Костры надежды» (1965), «Новолуние» (1971), «Лист земли» (Мәскәү, 1980), «Песня вечерняя» (1993) – кояш, һава, музыка өстенлек итә; алар сәнгатьле, оптимизм белән сугарылган.

Р.Кутуй – балалар өчен язылган шигъри җыентыклар авторы: «Золотой олень» (1979), «Чудеса в решете» (1989) һәм башкалар.

Аның әсәрләре татар, кыргыз, литва, поляк, испан һәм башка телләрдә дөнья күрә.

Г.Тукай, Г.Кутуй, Ә.Еники, С.Хәким, Ә.Давыдов, Р.Фәйзуллин һәм башкаларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Г.Р.Державин исемендәге әдәби бүләк лауреаты (2009).

Әдәбият

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: биобиблиографический справочник. Казань, 1970.

Паушкин Г. Зрелость таланта // Казанские ведомости. 1996. 11 ноябрь.

Автор – В.С.Мостафин