Биографиясе

1892 ел, Оренбург губернасы, Чиләбе өязе Эчкен волосте, Әлмән авылы, хәзер Курган өлкәсенең Әлмән авылы – 1940 ел.

Троицк шәһәрендә мәдрәсәдә һәм рус-татар мәктәбендә укый.

1910–1917 елларда Уфада яши, «Тормыш» басмахәнәсендә корректор булып эшли.

1921 елда туган авылына кире кайта, Ялан кантонының халык мәгарифе бүлегендә инспектор булып эшли, җәдиди мәктәптә укыта, авыл мәчетендә имам вазифасын башкара.

1929 елдан Ташкент өлкәсенең Карасуй районы колхозларының берсендә хисапчы булып эшли.

Беренче шигырьләрен «Шура» журналында, хикәяләрен, сатира язмаларын һәм фельетоннарын татар газета һәм журналларында бастыра. «Җамалетдин Юмаев шигырьләре» (1913), «Әдәби шигырьләр» (1915) җыентыклары авторы.

А.С.Пушкин һәм М.Ю.Лермонтов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият      

Татар шигърияте: XX гасыр башы. К., 2004; 

Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М., 2009;