Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 325 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1955 елда Воткинск гидроэлектр станциясен төзүчеләр поселогы буларак нигез салына.

Халкы – 83202 кеше (2015 ел), шул исәптән дүрт меңләп татар, алар Чайковскийда шәһәр нигезләнгән көннән яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарларның монда күченүе Воткинск гидроэлектр станциясе, ефәк тукыма комбинаты (1950 еллар ахыры), ясалма каучук һәм төгәл машина төзелеше заводлары (1970 еллар) төзелү, «Пермтрансгаз» предприятиесе оештырылу (1984 ел) белән бәйле.

1959–1960 еллар ахырында «Гидростроитель» клубы каршында татар җыр һәм бию ансамбле, халык театры студиясе эшли. 1998 елда «Якташлар» татар газетасының берничә саны чыга, 2000–2004 елларда «Тамчылар» балалар үзәге эшли.

«Дуслык» милли-мәдәни үзәге (1995 елда «Нур» татар-башкорт җәмгыяте буларак оештырыла, 1996–2002 елларда Татар-башкорт иҗтимагый үзәге), «Чулман» татар-башкорт җәмгыяте (1989 елдан), «Туган тел» татар поэзиясен һәм прозасын яратучылар түгәрәге (1989 ел), «Сәйлән» татар ансамбле (1988–2003 елларда «Дуслык» исеме белән), «Идел» җыр һәм бию ансамбле (1996 ел) эшли. Икенче балалар музыка мәктәбендә татар бүлеге, «Йолдызлар» балалар вокаль ансамбле бар.

Мөселманнар дини җәмгыяте (1980 елдан), якшәмбе мәктәбе белән мәчет, «Бәхетле» яшьләр оешмасы эшли.

1999–2000 елларда шәһәрнең ике мәктәбендә һәм бер лицеенда татар теле факультатив дәресләрдә өйрәнелә.