Мәкалә аз өйрәнелгән темага – 1920 елларда керәшеннәр тарихына багышлана. Автор әлеге чорның вакытлы матбугаты – “ТатҮБК хәбәрләре”, “Кызыл Татарстан” һәм “Киңәш” газеталары материаллары буенча XX йөзнең беренче яртысында Татарстандагы керәшен халкы тормышына һәм мәгарифенә кагылган вакыйгаларны яңадан торгыза.

Мәкаләдә Казан керәшен педагогия техникумының 1922–1929 еллардагы эшчәнлеге анализлана. Әлеге белем бирү учреждениесенең  оештырылуы һәм үсешенең төп этаплары җентекләп өйрәнелә. Вакытлы матбугат, үзенең битләрендә төрле төрдәге мәкаләләр һәм материаллар биреп, ул чордагы керәшен халкының өметләрен таратучы чын рупор була.

Сылтама ясау өчен: Мухамадеева Л.А. Подготовка кадров на базе Казанского кряшенского педагогического техникума // Научный Татарстан. 2014. №4. С.65–74.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Лилия Габделәхәт кызы Мөхәммәдиева, тарих  фәннәре кандидаты