Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Баштагы исеме – Пустошь Гожинская, 1920 елларга кадәр Гожинская (Гажинская) Пустошь дип атала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 962 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Мишә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Ленин исем. колхоз-II оештырыла (беренче рәисе – Л.Хөснуллин). 1960 елдан авылда – «Октябрь» колхозы (үзәк утары – Килдебәк авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие (үзәк утары – Килдебәк авылы), 2007 елдан «Юлбат авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Килдебәк» бригадасы эшли. 2011 елдан М.Х.Әхмәтҗанов крестян-фермер хуҗалыгы бар.

1930 елда «Ярыш» артеле төзелә, ул агач эшләнмәләр (йорт җиһазлары, умарталар, арбалар, чаналар, сандыклар, көянтәләр һ.б.) җитештерү белән шөгыльләнә. 1981 елда мунчала әйберләр эшләп чыгару, үлән һәм ылыс оны әзерләү, үзагач эшкәртү киң тарала.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта (1995 елга кадәр – башлангыч) мәктәп, мәдәният йорты (1938 елдан, 2003 елда яңа бина төзелә), «Кояшкай» балалар бакчасы (1994 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1954 елдан, 2021 елда яңа бина төзелә), мәчет (2014 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Кашаф» чишмәсе бар.

2000 елда мәктәп каршында «Туган төбәк тарихы» төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Р.Р.Исмәгыйлова).

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 384,
1897 елда – 577,
1908 елда – 692,
1920 елда – 729,
1926 елда – 774,
1938 елда – 471,
1949 елда – 550,
1970 елда – 608,
1979 елда – 518,
1989 елда – 437,
2002 елда – 482,
2010 елда – 480,
2020 елда – 456 кеше (татарлар).