Эчтәлек

Биографиясе

1956 елның 6 августында Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1978), Эвенкия нефть разведкасы экспедициясендә, «Енисейнефтегазгеология» геология җитештерү берләшмәсендә эшли.

1982 елдан Әлмәт геофизика эшләре идарәсендә, идарә башлыгы (1999 елдан).

2005 елдан «Татнефтегеофизика» АҖнең генераль директоры урынбасары — промысел геофизикасы директоры.

Мөхәммәдиев башлангычында Татарстанның төп чыганакларында кудыру скважиналарын геофизик тикшерүләр киң җәелә, эчәргә яраклы су катламнары аралыгында экологик шартлар мониторингы өчен контактсыз инфракызыл термометрия кертелә башлый (ТР Дәүләт бүләге).

Горизонталь скважиналарны геофизик тикшерү методикасын камилләштерә.