Эчтәлек

1943 елның 15 мартында Казанда СССРның Хәрби һава көчләрен техник җиһазландыруны үстерүгә фәнни-техник ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Җитәкчесе — академик Н.Г.Бруевич. Комиссия эшендә академиклар Н.Н.Семёнов, Н.Д.Папалекси, В.С.Кулебакин, А.Н.Колмогоров, Б.Е.Веденеев; мөхбир әгъзалар С.А.Христианович, П.Ф.Папкович катнаша. Бомбаларны төгәл ату ысуллары өйрәнелә, штурманнар өчен таблицалар төзелә, конструкцияләрнең камиллеген һәм ныклыгын яхшырту юллары тикшерелә.

Комиссия эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң туктатыла.

Әдәбият

Великая Отечественная война 1941–45: Энцикл. М., 1985.