Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек кәсепчелеге тарала.

XVIII йөздә авыл янында бакыр руднигы була.

1880 елда – изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (катнаш, бер сыйныфлы, ике бүлекле, вакытлыча алынгын бинада урнаша), 1904 елда земство мәктәбе (шәхси йортта урнаша) ачыла.

XX йөз башында авылда 11 тимерче алачыгы, 2 су тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1107 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Үрәс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Вил-Улон” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Люгдон” авыл хуҗалыгы артеле (Люгдон посёлогы), 1955 елдан – “Интернационал” колхозы (Түбән Үрәс авылы) (1993 елдан “Интернационал” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе), 1997 елдан – “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан – “Урясь” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “КукморАгроХимСервис” акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла (1927 елда бина төзелә), 1932 елда – җидееллык (1934 елда бина төзелә), 1939 елда – урта, 1940 елларда – җидееллык, 1956 елда урта мәктәп (1967 елда икенче бинасы төзелә; 1973 елда аннан Пүчинкә-Сутер сигезьеллык мәктәбе аерылып чыга), 1997 елда Түбән Үрәс авылында яңа типтагы бина төзелү сәбәпле, Түбән Үрәс мәктәбе итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук клуб һәм китапханә (икесе дә – 1950 елдан) бар. Клуб каршында “Италмас” фольклор ансамбле эшли (1998 елдан).

Авылда төзекләндерелгән “Мерен куштон ошмес” чишмәсе бар. Элек анда “Куриськон” яки “Мерен куриськон” округ мәҗүсиләр гыйбадәтханәсе була, йолалар уздырыла.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 296,
1897 елда – 536,
1908 елда – 559,
1920 елда – 622,
1926 елда – 631,
1949 елда – 480,
1958 елда – 409,
1970 елда – 492,
1979 елда – 414,
1989 елда – 278,
2002 елда – 279,
2010 елда – 239,
2017 елда – 233 кеше (удмуртлар).