Үз эченә 16 ыругны, 94 төрне ала.

ТРда 3 төре очрый: күл бадягасы, елга бадягасы һәм уалучан бадяга.

Су астындагы төрле әйберләргә ябышкан яшькелт-коңгырт кабык (елга бадягасы һәм уалучан бадяга) яки 20 см һәм аннан да биегрәк ботаклы үсенте (күл бадягасы) хасил итә.

Бадягалар скелеты мөгез җепселләр үрелмәсеннән тора, алар арасында органик матдә – спонгин белән кушылган вак һәм очлы кремнийлы энәчекләр – спикулалар сибелгән.

Бадягалар бүленеп һәм җенси юл белән үрчиләр. Саклагыч тышча белән капланган зур күләмле кышкы бөреләр барлыкка китереп, кышка колонияләр корып бетә. Язын алардан яшь болытсыманнар үсеп чыга.

Бик вак итеп төелгән коры бадягалар халык медицинасында мазьлар составында ревматизм һ.б. авыруларны дәвалау өчен файдаланыла.

Күл бадягасы