Биографиясе

1895 елның 19 (31) октябре, Рязань губернасы, Сасово өязе Әҗе авылы – 1977 елның 5 ноябре, Казан.

Башлангыч белемне туган авылында ала. Беренче шигырьләрен 1914–1915 елларда «Ил» һәм «Сүз» газеталарында бастыра.

Әдәби иҗат белән шөгыльләнүенә әти-әнисе каршы булганга күрә, 1915 елда өйдән чыгып китә, «Вакыт» газетасында, «белем алу юлында күпне күргән кызын яклавын» үтенеп, милләтенә мөрәҗәгать итә. «Әнигә хат» (1916) шигырендә өйдән чыгып китүенең сәбәбен үз даирәсе кешеләре тормышы белән яшәргә теләмәве белән аңлата.

Шул ук елда якташлары ярдәмендә Мәскәүгә барып урнаша, әдәби иҗат белән шөгыльләнә, укыта.

1917–1933 елларда Үзбәкстанда яши һәм эшли. 1918 елның августыннан 1919 елның маена кадәр өяз халык мәгарифе бүлеге мөдире урынбасары (Кәтта-Курган шәһәре), 1918–1920 елларда Сәмәркандта «Михнәттәшләр тавышы» газетасында хезмәткәр, соңрак мөхәррир. 1920–1921 елларда РКП(б) Үзәк комитетының Төркстан бюросында хатын-кызлар белән эшләү бүлегенә җитәкчелек итә, бер үк вакытта Үзбәкстан хатын-кызлар мәгариф институты директоры.

1920 елның маенда Төркстан хатын-кызларының беренче съезды делегаты, М.Фрунзеның чыгышын үзбәк теленә тәрҗемә итә. Шул ук елның июль-августында коммунист хатын-кызларның Мәскәүдә узган Беренче Бөтендөнья конференция эшендә катнаша. 1921–1923 елларда РКП(б) Үзәк комитетының хатын-кызлар бүлеге инструкторы.

1924 елда кабат Үзбәкстанга китә: Урта Азия коммунистлар университетында бүлек мөдире, Урта Азия ефәк сәнәгате техникумы директоры, Үзбәк дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторы мөхәррире, Урта Азия революция тарихы фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре.

1933–1952 елларда Кыргызстанда эшли: совет-партия мәктәбендә укыту бүлеге мөдире, Кыргызстан ССР Министрлар Советы каршындагы матбугат буенча Баш идарә җитәкчесе (1941–1945 елларда әдәбият һәм нәшрият эшләре буенча Баш идарә җитәкчесе), Бөтенсоюз юридик институтының Фрунзе филиалында укыту бүлеге мөдире.

1952 елда Буага күчеп кайта; шәһәр советы башкарма комитеты әгъзасы; партиянең Буа районы комитетында пропагандист булып эшли, урта мәктәптә укыта.

1957 елдан Казанда яши.

Иҗаты

Гыйффәт Туташ – әдәби тәнкыйтьтә һәм укучыларда зур кызыксыну уяткан, уртак исем белән чыккан «Гыйффәт Туташ шигырьләре» (М., 1915–1917) исемле өч җыентык авторы. Җыентыкларга кергән «Зөһрә йолдызы» әкият-поэмасы 1919 елда «Заһидә Гыйффәт» псевдонимы белән кабат басыла.

Шигырьләренең төп мотивы – татар хатын-кызының катлаулы язмышы. Гыйффәт Туташның лирик героинясы гаделлеккә омтыла, үз көченә ышана («Эзлим», 1913; «Өмидкә», 1914; «Сәбат», 1915). Аның бай рухи дөньясын ачарга табигать күренешләре ярдәм итә («Көз», 1913), алар аның дөньяга булган мөнәсәбәтен («Тарсыну», 1915) күрсәтә.

Гыйффәт Туташ – «Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» (1971) исемле автобиографик китап авторы.

Әсәрләре

Айсылу. Хәнәфи. Зөһрә йолдыз (Хикәяләр). Казан, 1919.

Зора юлдуз (Звезда Венера). Казань, 1922.

Әдәбият

Гайнуллин М. Гаҗәеп язмыш // Азат хатын. 1985. № 10.

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Өмет йолдызлары: XIX йөз башы татар хатын-кыз язучылары әсәрләре. Казан, 1988.

Рәми З. «Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар» // Мәдәни җомга. 1995. 27 октябрь.

Авторы – А.М.Ахунов