Татарстан Республикасының хәзерге Тукай районы территориясендә, Круглое Поле тимер юл станциясеннән – 32 км, Чаллы пристаненнан 18 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Чаллы районы Тогаево авыл советы, 1956 елдан Князево авыл советы составында.

Халык саны – 75 кеше (1930 ел, руслар), 67 кеше (1956 ел, руслар), 36 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.