Тарихы

1785 елга кадәр Иске Серёжкино авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Смолькино буларак телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, су тегермәне була; һәр сишәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Иске Серёжкино авылы белән бергә) 2458 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Кармалкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Мичурин авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “1 нче май” колхозы оештырыла, 1958 елда “1 нче май” колхозы (Мичурин исемендәге поселок) белән берләштерелә, 1961 елда аңа “Победа” (Мордва Кармалкасы авылы) колхозы кушыла, яңа хуҗалык Мичурин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 2008 елдан “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1963 елдан яңа бинада), 1983 елда – урта, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (дәресләр чуаш телендә укытыла).

Авылда мәдәният йорты (1962 елдан), китапханә (1953 елдан), балалар бакчасы (1993 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1963 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Пилеш” чуаш фольклор ансамбле (1991 елдан, 2005 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.Ф.Матвеева), “Сывлам” балалар фольклор ансамбле (2005 елдан), чуаш милли музее (1991 елдан, оештыручысы – А.Н.Винников) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Алексей чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

В.Г.Смольков (1924–2008) – тарихчы, философия фәннәре докторы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Г.В.Смольков (1891–1934) – Георгий тәресенең тулы кавалеры, казаклар гаскәре составында разведчик булып хезмәт итә.

Халык саны

1824 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 487,
1889 елда – 885,
1897 елда – 871,
1910 елда – 895,
1920 елда – 895,
1926 елда – 797,
1938 елда – 779,
1949 елда – 765,
1958 елда – 644,
1970 елда – 766,
1979 елда – 647,
1989 елда – 384,
2002 елда – 398,
2010 елда – 361,
2017 елда – 358 кеше (чуашлар).